10 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Чаллыда баланы машинасы белән бәрдереп качкан ир тотылган
Чаллыда баланы бәрдереп, һәлакәт урыныннан качып киткән ирне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Халыклар Дуслыгы проспектындагы 37/06нчы йорт каршында 9 февральдә кичке 5 туларга 10 минутта җәяүлеләр кичүендә автомобиль 11 яшьлек малайны бәрдергән.
-
Россиядә тәмәке сату тулысынча тыелырга мөмкин
Россия Сәламәтлек министрлыгы 2022 елга кадәр исәпләнгән тәмәке тартуга каршы көрәш концепциясен кабул итте. Андагы төп пунктларның берсе - 2015 елда һәм аннан соң туучыларга, хәтта аларга 18 яшь тулганнан соң да, тәмәкене бөтенләй сатмау.
-
Азат Тимершәех чак үлми калган
Танылган җырчы Азат Тимершәех хастаханәдә ята. Ул ашказаны авыртып интегә икән. "Бу юлы чак үлми калдым, ярый әле хастаханәгә килеп җиттем," - дигән җырчы. Азатның инде хәле яхшыра башлаган. Без яраткан артистыбызның тизрәк терелүен телибез. Авырмасын, сез безгә кирәк, дибез!
-
Чаллы пенсионерларына – 12 000 сум
Февраль аенда Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 5,8%ка арта. Шулай итеп Чаллыда картлык буенча иминиятләштерелгән пенсия күләме 700 сумга артып уртача 12 000 сум тәшкил итә. Шулай ук пенсия баллы да 74,27 сумнан 78,58 сумга җитә. 2016 елда эшләгән пенсионерларның пенсиясе 2017 елның августыннан артыр дип көтелә.
-
Чаллы спортчылары уңыш казанды
Яшел Үзән районының Васильево битәсендә самбачылар һәм дзюдочылар арасында яшәләр арасныда ярышлар булды. Татарстанның төрле шәһәрләреннән 130 яшь спортчы катнашкан әлеге ярышта Чаллы данын "Заман" яшьләр үзәге спортчылары яклады. 31 килограммага кадәле авырлыктагы яшьләр арасында шәһәрдәшебез Дмитрий Бездудный беренче урынны яулады.
-
“Бигеш” пассажирлары арта
Узган елда "Бигеш" халыкара аэропорты хезмәтләреннән 380 997 пассажир файдаланган. Пассажирлар 2015 ел белән чагыштырганда 4%ка арткан. Халык арасныда Мәсәү, Истанбул, Сочи якларына очучылар күп икән.
-
Хәрби хезмәткә алмыйлар
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан урта һөнәри белем алу уку йортлары укучылары өчен, яшькә бәйсез рәвештә, хәрби хезмәткә бару кичектерелә. Бу хокуктан укуларын тәмамлаганчы көллият, техник лицей укучылары файдалана ала.
-
Сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз!
Сәүдә-сәнәгать палатасында "Татфондбанк" тан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән штаб оештырылган иде. Ул эш көннәрендә 11-12 сәгатьләрдә эшли. Мәгълүм булганча, республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча төрле программалар бар. Алар белән http://tppzkam.ru сайтында танышырга була. Сораулар туса, (8552) 57-38-12, факс (8552) 57-42-93, 8917 235 45 55 телфоннарына шалтыратырга кирәк.
-
Чаллының иң өлкән кәләшенә – 86 яшь
Гадәттә яңа елның беренче айларында 2016 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар. Чаллының тантаналар сарае да узган елда башкарылган эшләрен барлады. 2016 елда Чаллыда барлыгы 3638 пар теркәлгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 14,6%ка азрак. Тик борчыларга урын юк, ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллыда уңай күрсәткечләр дә шактый. Әйтик,...
-
Биегәндә картлык чигенә
Габделәхат Хикмәтуллин һәм Назима Закированы Чаллыда белмәгән кеше юктыр, мөгаен.Алар башкалабыз Казанда да төрле чараларда актив катнашалар. Бәйрәмнәрдә ап-ак затлы киемнәрдә мәйдан түрендә биюче матур пар булып танылдылар. Баксаң, алар бию белән генә шөгыльләнмиләр икән. Ак бабай белән ак әби җырлый да, курай һәм гармунда уйныйлар, рәсем ясау, агач буенча...