11 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Чаллылыларны кыр үрдәкләрен ашатырга чакыралар
Кыргый үрдәкләр Чаллыны үз итте. Инде дүртенче елдан артык шәһәребезнең яр буйларындагы чишмәләр бәреп чыга торган күллекләрдә кыр үрдәкләре кышларга кала. Быел аларның саны җитмешкә якынлашты. Экологлар әйтүенчә, салкыннарны кошлар яхшы кичерә, ә менә азык табу белән кыенлыклар күп. Шул уңайдан чаллыларны кыр үрдәкләрен ашатып торырга өндиләр.
-
“КАМАЗ” футбол клубы айфоннар уйната
Яр Чаллының "КАМАЗ" футбол клубы "Җанатар анкетасы" акциясын игълан итте. Анда катнашу өчен футбол клубының рәсми сайтында теркәлү узып кесә телефонының номерын калдырырга кирәк. Соңыннан рандомно кушымтасы буенча җиңүче билгеләнәчәк. Беренче айфон 13 гыйнвар көнне уйнатылачак. Җиңүчеләрне футбол клубының рәсми сайтында һәм интернет төркемендә белеп булачак, дип хәбәр ителә ФК...
-
ТФБның 45 эшкуар-клиенты 90 млн сумнан артык суммада микрозайм алды
"Татарстан Республикасы эшкуарларга ярдәм фонды" коммерцияле булмаган оешмасына «Татфондбанк»та акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән 1652 эшкуар мөрәҗәгать итте, аларның 652се ташламалы шартларда микрозаймнар алу мәсьәләсе буенча, дип сөйләде әлеге фонд генераль директоры Андрей Афонин.
-
БДИ тапшыру турында гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә
2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән. Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге теркәлгән булырга тиеш, алар сан ягыннан чикләнми.
-
Шәһәрдә грипп очраклары теркәлде
Чаллыда кискен респиратор чирләр белән авыручылар саны арта. Алай гына да түгел, 9 гыйнвар мәгълүматларына караганда, шәһәребездә өч кешегә лаборатор анализлар буенча грипп диагнозы куелган. Грипп белән авыручыларның икесе зур кеше, берсе ике яшьлек бала. Алар йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалау курсы үтәләр.
-
Чаллыда юллар тәүлек буена чистартатыла
Илебезнең ике төп бәласе бар, диләр. Юллар - шуларның берсе. Яңа елның беренче көннәре дә әлеге проблеманың 2017 елда да актуаль булуын дәлилләде. Шәһәрдәшләребез интернет челтәрләрендә һәм "Халык контроле" дәүләт хезмәте аша чистартылмаган юлларга зарланып шактый гына ачулы хәбәрләр калдырды. Редакциябезгә дә шул проблема белән шалтыратучылар шактый иде.
-
Чаллының хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачыла
Чаллы шәһәрендәге 5 нче санлы хастаханәдә (элеккеге "КамАЗ" шифаханәсе) мөселманнар һәм христианнар өчен гыйбадәт бүлмәләре ачарга әзерләнәләр. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов шифаханәдә булып бу эшнең барышы белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.