16 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан вафат
Бүген татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан вафат булган. Бу хакта аның туганнары хәбәр иткән. Хәзерге татар поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова) 1945 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.
-
Чаллы “Кванториум”ына - 1 ел
Хәзерге заман балалары күпкырлы белемнәре, яшьтән үк шактый гына күнекмәләргә ия булулары белән шаккаттыра. Чыннан да, теле ачылып кына килә торган 2-3 яшьлек сабыйларның әти-әниләренең кесә телефоннарында, планшетларда баскалап шалтыратуларын, фотосурәтләр яки видеоларны карап утыруларны күзәткәннән соң, гаҗәпләнми мөмкин түгел. Әлеге кызыксынучанлыкны яшьтән үк дөрес юнәлештә үстерсәк, дөньяда яшь галимнәрнең,...
-
Орган залында - зәвыклы концерт
Орган музыкасы залында "Балалар - балаларга" дип исемләнгән проект кысаларында узган чираттагы искиткеч зәвыклы концерт әлеге шигырь белән башланып китте. Ул көнне биредә Игорь Лерман җитәкчелегендәге камера оркестрына кушылып, шәһәрнең балалар музыка мәктәбендә укучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле музыка уен коралларында уйнап тамашачыларны сокландырдылар.
-
Чаллыда яшь рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылды
Шәһәребезнең картиналар галереясында Чаллының гына түгел, Россиянең иң яшь рәссамы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Рушания Шәйхетдинованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Рәссамның шатлыгын уртаклашырга укытучылар, укучылар һәм сәнгатьнең бу төрен яратучылар килгән иде. Бу көнне картиналар галереясына шактый кеше җыелуы табигый, чөнки Рушания Шәйхетдинова Чаллыда туып үскән талантларның берсе. Ул 1987 елда...
-
Бәйгедә катнашыгыз!
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, "Шәһри Чаллы" газетасы чираттагы бәйге игълан итә. Анда җиңүчене танылган юмор театры "Мунча ташы" тамашасына чакыру билеты көтә. Бәйгедә катнашу өчен "Шәһри Чаллы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә теркәлергә һәм группаның өстендә төп яңалык булып торучы (закрепленный) язмага репост ясарга кирәк. Танылган артистлар Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 30 гыйнварда...
-
“КАМАЗ-Мастер” пилоты Эдуард Николаев киләсе елда да “Дакар”да катнашырга өметләнә
Дакар-2017" ралли-марафонында йөк машиналары зачетында җиңүче Эдуард Николаев киләсе елда да "КАМАЗ-Мастер" командасы ярышларда катнашыр дип өметләнә. "Без катнашырбыз дип уйлыйм, чөнки без яхшы нәтиҗә күрсәттек, ә нәтиҗә яхшы булса, командалар катнашуны дәвам итә", - дип белдергән ул ТАСС агентлыгына.
-
«КамАЗ» Һиндстанда йөк машиналары җитештерү күләмен арттырырга ниятли
«КАМАЗ моторз лимитед» Россия-Һиндстан предприятиесе Гуджарат штатында AMW Motors компаниясе активларын сатып алуны ниятләвен җиткерде. Предприятие директоры Алексей Агибалов сүзләренчә, бу илдә йөк машиналары җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Без Гуджаратта AMW Motors шәхси компаниясе контроль пакетын булдыру тендерендә катнаштык. Әлеге предприятие үзен банкрот дип игълан итте һәм хәзер ул...
-
"Төрек һава юллары" компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы Кыргызстанда һәлакәткә очраган
Кичә Кыргызстан башкаласы Бишкәктә "Turkish Airlines" компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы җирле вакыт белән 7.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4.30 сәгатьтә) "Манас" аэропортына төшкәндә һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә РИА Новости. Очкыч аэропорт янында дачалар урнашкан бистә өстенә килеп төшкән. Һәлакәт урынында унбишләп йорт җимерелгән, ике йорт янган. Бу һәлакәттә...
-
Пенсия тиеннәргә калмагае
Хәзерге чорда билгеләнгән пенсияләрнең күләме заманына күрә ярыйсы икән әле. Ә менә 2025 елда лаеклы ялга чыгучыларны пенсия суммасы әллә ни шатландырмаячак. Бигрәк тә хезмәт хакын конвертларда алучылар кызганыч, алар берничек тә 7 мең сумнан артык пенсиягә өмет итә алмаячаклар. Бу әле пенсия фондына акча күчеп барган эшләрдә эшләп, тиешле...