18 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Урланган 12 яшьлек кыз машина багажнигыннан, ярдәм сорап, шалтыратырга өлгергән
Оренбургта 12 яшьлек кызны көндез, көч кулланып, "Лада Гранта" машинасына утыртып урлыйлар. Әлеге хәлне бер хатын-кыз күреп кала. Риа новости хәбәр иткәнчә, урланган кыз багажникта килеш әнисенә телефоннан хәбәр җибәрергә һәм аз гына вакыт эчендә ярдәм сорарга өлгерә.
-
Elvin Grey кабат Кукмара прокуроры янына килә
12 гыйнвар Русиядә прокуратура хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Прокуратура вәкилләреннән кала, җырчы Elvin Grey өчен дә якын икән бу көн. Ник дигәндә, ул махсус Кукмара районы прокурорын - Ришат Шакировны котларга дип, Кукмарага ук барган.
-
Бурычың булса фатирыңны алырга мөмкиннәр
РФ Юстиция министрлыгы бурычлы кешенең бердәнбер торагын тартып алырга рөхсәт бирә торган закон проекты эшләмәкче икән. Хәзерге вакытта Русиядә мондый чаралар тыелган - гражданинның банкларга күпме генә бурычы булса да, аның бүтән яшәр җире юк икән - йорт-фатирын тартып алмыйлар.
-
“КамАЗ-Мастер” командасын Чаллыда тантаналы төстә каршы алдылар
Бүген төнлә "Бигеш" аэропортында "Дакар" һәм "Африка Эко Рейс-2017" халыкара ралли-рейдларында җиңү яулаган "КамАЗ-Мастер" командасын тантаналы шартларда каршы алдылар. Алар белән багги зачетында өченче урын алган Равил Маганов та кайтты.
-
Чаллыда мәгариф хезмәткәрләре арасында оештырылган төбәкара бәйгегә нәтиҗә ясадылар
Ноябрь аенда Чаллы мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе белән берлектә "Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү" төбәкара иҗади бәйгесе оештырып җибәргән иде. Педагоглар өчен мондый бәйге камааръягы зонасында тәүге тапкыр үткәрелде. Шушы көннәрдә автокалада аңа нәтиҗәләр ясадылар.
-
“Мунча ташы” Илгизе: “Гамил Әсхәдулладан хатын-кыз ясадык!”
"Мунча ташы" дигәч, дәү әти искә төшә... Видеоларның яңа гына чыга башлаган вакыты. Мунча ташының видеокассеталарын халык чыккан берсен көтеп ала. Аны гаилә белән җыелышып карыйлар. Без әле яшьрәк, кайбер мәзәк сүзләрне аңлап та бетермибез. Артистларның кыланмышларына гына карап, өлкәннәр көлсә, аларга кушылып көләбез.
-
Чаллылыларны 914 камера күзәтә
Чаллыда 2015 елдан бирле "Куркынычсыз шәһәр" программасы эшли. Аның максаты - шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү. Бүгенге көндә барлыгы 914 камера куелган, аның 590ы яңа шәһәрдә, 126сы ЗЯБ бистәсендә, ә калганнары ГЭС бистәсендә. Шулай ук Мәләкәс яр буенда һәм "Тәүбә" мәчете районында 70 видеокүзәтү камерасы, 16 чакыру кнопкасы урнаштырылган.
-
Максим Галкин Чаллыга акча эшләргә килә
Мәскәү йолдызлары соңгы вакытларда Чаллыны үз итте: автокалада концертларга халык күп йөри икән. Филлип Киркоров, Дима Билан кебек җырчылардан соң март аенда тел бете, көлке остасы һәм популяр алып баручы Максим Галкин да Чаллыга килергә җыена.Аның программасы уен-көлкедән, төрле юмористик номерлардан тора икән.Билет бәясе исә гади халык барырлык түгел: 1500...