22 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әҗәлең җитсә, гомерең кайда да бетә икән
Татарстанның Яшел Үзән районында яшәүче өч гаиләгә бер мизгелдә кайгы килә. 11 гыйнварда булган юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелә, өченчесе, исән калса да, бу һәлакәткә катнашы булган өчен өзгәләнә. Чит ил машинасында барган Флюр Шәйхетдинов башта җәяүлене таптата, аннары каршы яктан килүче Илшат Таев утырган "Лада" машинасы белән бәрелешә....
-
Пенсияләр арта
Пенсияләргә беренче индексация быелның 1нче февралендә ясалыр дип көтелә. Ә икенчесе 1нче апрельдә үтәчәк. Ике индексацияне кушып исәпләсәң, пенсия 5,8 процентка артырга тиеш. Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, моның өчен кирәкле ресурслар федераль һәм төбәк бюджетларында бар, дип ышандырды.
-
Халыкара ралли-рейдларда җиңгән «КамАЗ-Мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы булды
Казан Кремлендә «КамАЗ-Мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы булды. «Дакар-2017» һәм «Africa Eco Race-2017» халыкара ралли-рейдларында Россия данын яклап җиңү яулап кайткан команданың 23 вәкилен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Безнең хыял тормышка ашты, - республика лидеры очрашуда шундый сүзләр белән чыгышын башлады. - Әле кайчан гына «КамАЗ-Мастер» командасын Африкага, Латин Америкасына...
-
Президент Чаллыдагы “алданган өлешчеләр” мәсьәләсе быел хәл ителер дип ышана
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллыда төзелеше тәмамлана алмый торган торак йортлар мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Республика Хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәгә өлешкә кереп торак төзелешендә катнашучыларның инициатив төркем чакырылган иде, диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты, ул Хөкүмәттә катлаулы объектлар...