Шəhри Чаллы

30 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 30 гыйнвар 2017 - 12:07
    “НАСКО” күченде
    "НАСКО" иминият компаниясенең физик затлар белән эшләү бүлеге яңа шәһәрнең 2/07 йортына күчте. Биредә иминиятләштерүнең 30га якын төрен рәсмиләштерергә була.
    597
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 12:05
    Чаллыда ел укытучысын ачыкладылар
    Чаллыда "Яр Чаллы шәһәренең 2017 ел укытучысы" бәйгесе узды. Анда 79 укытучы катнашты. Һөнәри осталык буенча финал бәйгесендә 10нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Фадеева җиңде һәм 50 мең сум акча белән бүләкләнде . Икенче урынны яулаган 26нчы гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Новикова 45 мең сум акчага...
    561
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 12:03
    Хакимгә - бүләк
    Яр Чаллы шәһәре һәм шәхсән Наил Мәһдиев гражданлык оборонасы системасын камилләштерүгә кагылышлы мәсьәләләрне уңай хәл итүдә уңышлы эшләгән өчен диплом белән бүләкләнде. Бу хактагы боерыкка ТРның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин имза куйган.
    410
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 10:39
    “Пациентлар мәктәбе” онкология белән авыручыларны кабул итә
    Бүген Үзәк китапханәдә сәгать 15:00 онкология белән авыручылар һәм аларның туганнары өчен "Пациентлар мәктәбе" узачак. Анда пациентларны тернәкләндерү, химиотерапиядән соң профилактик чаралар, экзопротезлар һәм авыруларга тиешле компенсацияләр турында "Республика клиник онкология диспансеры" химиотерапевты Гөлнара Мөхамедьярова һәм "Барс-Мед" ҖЧҖ сатып алу бүлек башлыгы Анна Исмагилова чыгыш ясыячаклар.
    582
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 06:05
    Чаллы театрында – премьералар
    Чаллы татар дәүләт драма театрында Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә " спектаклен сәхнәләштерәләр. Яңа сезондагы беренче премьераны театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәгә куя. "Ай тотылган төн" спектакленә көйне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Юрий Чаплин яза. Спектакльнең рәссамы - Россиянең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать...
    614
    0
    0
Реклама