1 февраль 2017 яңалыклары
-
Чаллыда “Афина” бассейны хезмәткәрләренә ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланды
Тикшерү комитеты шәхси "Афина" бассейны хуҗасы Наталья Мавренкова һәм кассир Олеся Шадринага карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Гаепләү карары белән материаллар судка җибәрелгән, дип хәбәр ителә ведомствода. Исегезгә төшерәбез, ноябрь аенда "Афина" бассейнында 11 яшьлек кыз батып үлгән иде.
-
КФУның Чаллы филиалында кафедра доценты тоткарланды
Яр Чаллыда Казан (Идел буе) федераль университеты кафедрасының доцентын ришвәт алуда гаеплиләр. Җинаять эше дә кузгатылган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, акчаларны доцентка билгеле бер дисциплина буенча имтихан тапшыру өчен бирелгән булган. Доцентны эш кабинетында, төркем старостасыннан акча алганнан соң тоткарлаганнар. Аңарда 32 мең сум акча табылган. Ир...
-
Бүгеннән башлап Россиядә яшәүче һәркем бушка бер гектар җир алырга мөмкин
С 1 февраля 2017 года специалисты МФЦ (Многофункционального центра предоставления государственных и муниципальных услуг в РТ) будут принимать заявления граждан, решивших получить в безвозмездное пользование земельный участок, и помогать им оформлять заявки с помощью федеральной информационной системы "На Дальний Восток",
-
Чаллыда - яңа күргәзмә
Картиналар галереясында "Ел рәссамы" бәйгесенә дәгъва кылучы рәссамнарның картиналарыннан төзелгән күргәзмә ачылды. Тантанада "Ел рәссамы" исеменә лаек дип табылган 5 номинант билгеле булды. Менә алар: Анатолий Пашин, Виктор Анютин, Чулпан Шәрифуллина, Надежда Сынкова, Юлия Абызова. Мәртәбәле жюри алар арасыннан җиңүчене билгеләячәк. Аның исеме мәдәният хезмәткәрләре көнендә билгеле булачак.
-
«Пар канат»лы булыгыз
17 февральдә 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Пар канат» иҗади бәйгесе була. Анда шәһәребезнең төрлек уку йортларында белем алучы 16-25 яшьләрдәге егетләр һәм кызлар катнаша Жюри аларның гаилә тормышына әзерлеген, психологик белемнәрен тикшерәчәк. Парлар иҗади сәләтләрен дә күрсәтәчәк. Бәйге татар телендә үтә. Катнашу өчен гаризаларны 15 февральгә кадәр mizgel11919@mail.ru. җибәрергә...
-
Үзәк районында яшәүчеләр катнашында халык җыены үтте
Үзәк районында 45 мәктәптә 40 һәм 41 комплексларда яшәүчеләр катнашында халык җыены үтте. Район җирлегендә 2016 елда башкарылган эшләр һәм 2017 елга планнар хакында район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов сөйләде.
-
Ялган «больничныйлар»га көн бетә: быел аны электрон формада алуга күчәбез
Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондына 387 миллион сумлык акча түләнми калган. Бу хакта фонд координацион советының киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.
-
Данир Сабировка – 30
Бүген популяр юмор остасы, җырчы Данир Сабиров үзенең юбилеен билгеләп үтә. "Башланды. Рәхмәт минем коллективка. Мин инде тудым," - дип язып куйган артист үзенең Инстаграм битендә. Сүз уңаеннан, Данир туган көнен сәхнәдә үткәрәчәк. 1 февраль көнне 19 сәгатьтә Пирамида залында «Данир Сабиров «Миңа да 30» дигән беренче юбилей концерт программасы...
-
Чаллыда бодибилдинг һәм фитнес буенча ачык кубок узачак
Спорт чарасы 1 апрель көнне "КАМАЗ" мәдәният йортында оештырыла. Анда 18 яше тулган спортчы егет-кызлар катнашачак. Чарада 12 юнәлеш буенча чыгышлар көтелә. Чараның төп судьясы - Жестков Эдуард Михайлович. Кубокта катнашуга гаризалар 20 мартка кадәр кабул ителә. Спорт чарасы Яр Чаллы Башкарма комитеты һәм "Яр Чаллы шәһәрендәге бодибилдинг федерациясе" тарафыннан...