5 февраль 2017 яңалыклары
-
Яңа акчалар әзер
Русия Банкының директорлар советы 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга нинди шәһәрләрнең сурәтләрен кую турында карар чыгарды. 200 сумлык акчада Севастополь символлары булачак- бер ягында баткан корабларга куелган һәйкәлнең сурәте,
-
Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең чираттагы клиплары дөнья күрде
Бүген парлы җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең чираттагы клиплары дөнья күрде. «Ай, яй, яй» исемле җырның клибы шаян эчтәлекле сюжетка корылган. - Бу моңа кадәр «Кил, кил» җырына төшерелгән клипның дәвамы. Аны яңа ел каникуллары вакытында эшләгән идек.
-
Педагоглардан табиб ясыйлар
Быелдан барлык педагогларны да беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтә башлаячаклар. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
-
Киләсе атнадан - Мисырга
8-9нчы февраль көннәрендә Русия авиациясе контроль тикшерүләр үткәргәннән соң, Русиядән Мисырга оча торган чартер һәм даими рейслар торгызылачак, дип хәбәр итә «Известия» газетасы. Шушы ук чыганак, Мисырның өч шәһәрендә аэропортларны ачу көннәре дә карала, дип яза. Каһирә Русия гражданнарын кабул итүгә инде әзер, ә Шәрм-әл-Шәйх һәм Хургадада 8-9нчы февральдә контроль...