6 февраль 2017 яңалыклары
-
Күп балалыларны – салымнан азат итәргә
Россиядә күчемсез милеккә салымны күп балалы гаиләләр өчен күтәрүе авыр, дип саный Думаның Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Тамара Плетнева. Ул Дәүләт Думасына андый гаиләләрне мөлкәткә салымнан азат итү тәкъдиме турында закон проектын керткән. Яңа ташламаны ул Салым кодексының 407 маддәсенә өстәргә тәкъдим итә.
-
Elvin Grey янәдән Гөлназ Асаева белән «чуала» башлаган
Хәтерегездә булса, көз көне Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узган иде. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы булып үзен халыкка танытты. Elvin Grey да аның концертына килеп, Гөлназга зур ак аю белән бер кочак чәчәк бүләк иткән иде.
-
Карабодай нишләп һаман кыйммәт?
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе һаман югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора. Узган елның декабрендә әлеге уңайдан кайбер сәүдә объектларына карата эш тә ачылды. Бу юлы Монополиягә каршы федераль хезмәт алдында «Ашан», «Бахетле - 1», «Агроторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Тандер» «ТД «Перекресток» акционер оешмалары җавап тотачак.
-
Чулман аша салынган күпердә 7 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан (ФОТОЛАР)
Кичә, 5 февраль көнне, Алексеевск районында Саескан Тавы - Мурзиха күперендә кичә кич берьюлы 7 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта беренчеләрдән булып социаль челтәрләрдә мәгълүмат пәйда булды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугт хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, һәр һәлакәттә икешәр машина бәрелешкән. Бәхеткә күрә...
-
Чаллы зоопаркында кышын да тормыш гөрли
Яр Чаллыдагы "Тулпар" ат спорт мәктәбе базасында зоопарк барын әле күпләр белмиләрдер дә. Бүгенге көндә биредә 200 гә якын кыргый һәм йорт хайваннары, кош-кортлар яши. Алар арасында арыслан, бүреләр, төлке, куяннар, тәвә кошы, ишәк, боланнар, дөяләр бар. Хайваннарның кышкы салкыннарны ничек итеп кичерүләре белән кызыксынып, без анда кунакка барып килдек.
-
Комбинатка яңа җиһазлар кайта
Чаллы Кәгазь-катыргы җитештерү комбинаты Австриянең "АНДРИЦ" ширкәте белән килешү төзеде. Россиядә мондый юнәлештә килешү төзелгәне юк иде әле. Документка ике як та имзаларын куйдылар. Болар - Чаллы комбинаты җитәкчесе Андрей Фомичев һәм "Андриц" ширкәте җитәкче урынбасары Питер Клюс.