18 февраль 2017 яңалыклары
-
Исем кушу таләпләре үзгәрә
РФ Дәүләт Думасы Гаилә һәм Гражданнар кодексларына балаларга исем кушканда таләпләрне катгыйлату турында төзәтмәләр кертергә җыена. Депутатлар фикеренчә, баланың исеме саннардан, әллә нинди билгеләрдән, атамалардан, кушаматлардан, хайван һәм ел фасыллары исемнәреннән торырга тиеш түгел.
-
Казан Олимпиада үткәрергә әзер
Шушы көннәрдә генә Русиянең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков Казан 2028 елгы җәйге Олимпия уеннарын үзендә кабул итә ала, дип белдерде. Аның сүзләрен ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та хуплады.
-
Яллар килә
Татарстанлыларны февральдә 4 көн ял көтә. 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне - бәйрәм санала, 1нче гыйнвардагы якшәмбе - ял көне -24нче февральнең җомгасына күчерелде. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 23, 24, 25 һәм 26нчы февраль - ял көннәре булып тора. 22нче февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Имтиханга гариза язарга кирәк
Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары 1нче мартка кадәр үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә.