19 февраль 2017 яңалыклары
-
Гамәлдән чыккан һөнәрләр
Аларның кайберләре турында ишеткәнегез дә юктыр әле. Технология процессы бер урында гына тормый, үсешә. Ел саен дөньяда кешеләргә эшләрендә булышкан яңадан-яңа инженер системалары барлыкка килә. Әмма әлеге модернизация кайбер һөнәрләрнең юкка чыгуына китерә. Түбәндәге профессияләрне технологияләр кысрыклап чыгарган.
-
Витаминнар бик кирәк чак
Кыш ахырына якынлаша. Тиздән яз. Ә яз - организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.
-
Ленар Яшен 2 ел йөргән кызыннан аерылып, кемгә тәкъдим ясаган?
Яшь җырчы Ленар Яшен Гашыйклар көнендә 51 роза чәчкәсе тотып төшкән фото астына: "Кияүгә чыгарга тәкъдим ясавыбыз ошадымы сезгә?" дип язып куйган. Әллә Ленар өйләнергә җыенамы? Бик мөмкин, чөнки аның озак вакыт дәвамында очрашып йөргән кызы барлыгын күпләр белә.
-
Мәктәп укучыларын яңа дәрес көтә
1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Чаллыда Салават узышлары үтә (фотолар)
Чаллы ипподромында Салават Кубогының 21нче ярышлары бара. Көн җылы булгач быел спортның бу төрен яратучылар күп килгән. Ярышлар Россия һәм Татарстан чемпионатының сайлап алу туры кысаларында үтә. Анда катнашучылар старт кертемнәрен гадәттәгечә Чаллының ятимнәр йортына тапшыралар.