23 февраль 2017 яңалыклары
-
Куллары йомшак иде
Тәрәзә пәрдәсенең бер чите ачылып калган икән, шуннан кергән кояш яктысы иркәләп уятты Таһирны. Абыйсы торган инде. Аның кухня якта кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-саба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Ниһаять, җай гына ишек ачылды. Таһир кабат күзләрен йомды, йоклаганга сабышты. Абыйсы, иелеп, энесенең маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады....
-
23 февраль белән!
Бу бәйрәмне без - Гражданнар, Бөек Ватан сугышында аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, хәрбиләрне, Ватанны саклаучыларны, тыныч тормышта фидакарь хезмәте белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез. Катлаулы чорда яшәсәк тә, бүген Россия армиясенең абруе...
-
Данирга - үзенчәлекле бүләк
Бүгенге социаль челтәрләрләрдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уңаеннан күп төрле котлауларга юлыгып була. Бәйрәм белән бәби дә, әби дә котлый, дигәндәй… Популяр артист Данир Сабировның иҗат командасы кызлары ир-егетләргә менә шундый үзенчәлекле бүләк ясаган. Машина логотиплары ясалган, юлда йөргәндә муен армасын өчен махсус мендәрләр бу.
-
Айдар Галимовка бүген икеләтә бәйрәм
Айдар Галимов гадәти тормышта да чын десантчы булып кала . Сәхнә йолдызы, күренекле дәүләт эшлеклесе, чын ватанпәрвәр Айдар Галимовка - 50 яшь. Татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Айдар Галимовның алтын юбилее да килеп җитте . Шагыйрь әйтмешли: "Күп тә түгел, аз да түгел, гомернең нәкъ уртасы гына". Берәүләр өчен...
-
Тарих - мәҗбүри
«Русия тарихы фәненнән БДИ тапшыру мәҗбүри булырга тиеш», - дип белдергән Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева «ХХI гасырда Русия тарихы - укучылар күзлегеннән» Бөтенрусия конференциясенең пленар утырышында. Укучылар 11 ел укып, үз тарихын белми калырга тиеш түгел, дип саный министр.
-
Иң арзаны – Абхазия
Туристлык тармагын анализлаучы "Skyscanner" дигән оешма русиялеләргә 2017 елда чит илләрдә ял итү өчен чагыштырмача арзанлы курортлар рейтингын төзегән. Аннан күренгәнчә, быел берәр чит илдә ике кешегә атна-ун көнлек ял өчен ким дигәндә 1,5 мең доллар (90 мең сум) чыгарып салырга туры киләчәк. Шуннан да арзанлы ял ил эчендә генә...