25 февраль 2017 яңалыклары
-
Татарстанда көчле юл транспорт һәлакәте: үлүчеләр дә бар
Фаҗига бүген иртән республиканың Лаеш районында килеп чыга. Казан-Оренбург трассасының 57 нче чакрымында «Мицубиси» һәм «Матиз» машиналары бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә 35 яшьлек «Матиз» машинасы шоферы һәм 33 яшьлек пассажир хатын һәлак була. Үлүчеләр арасында 8 яшьлек бала да бар. Юл транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
-
Наркотикларга бәйлелектән арындыра торган дару уйлап тапканнар
Русиядә наркотик бәйлелекне дәвалаучы дару уйлап тапканнар. Әлеге препарат составындагы матдәләр наркотик кулланган кеше ала торган ләззәт хисен юкка чыгаралар икән. Кеше организмында дару тәэсиреннән антитәнчекләр эшләнеп чыга, һәм болары, үз чиратында, наркотикның баш миенә үтеп керүен тоткарлыйлар. Белгечләр әлеге яңа дару героин, морфин һәм дезоморфин бәйлелекләреннән булышырга сәләтле диләр....
-
Юлга чыкмый торыгыз!
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылуы турында кисәтә. Төнлә һәм 26 февраль көнне иртән республика буенча урыны белән, шул исәптән Казанда да, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлеге 15 м/с кадәр җитәчәк .Бураннар күз күремен 1-2 км кадәр киметәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасыйл булачак, дип хәбәр итәләр...
-
Салават Фәтхетдинов тарихи фильмда борынгы бабасын уйнаячак!
Казанда татар телендә "Кәрван Сарай" исемле тулы метражлы тарихи фильм төшерелә. Хәзерге вакытта башкаладагы рестораннарның берсендә табын артында барган күренешләрне төшерү эшләре бара. Кино төшерүчеләр юкка гына әлеге ресторанны сайламаган, чөнки аның дизайны һәм стиле нәкъ менә борынгы рухта башкарылган. Дөрес, биредә тәрәзәле стена, багана, өстәлдәге ризык кебек өстәмә детальләр...
-
Балаларга уенчык сайлыйбыз
Балаларга уенчык сатып алу - мөһим һәм җаваплы эш. Чөнки һәрберебез өчен аларның куркынычсыз булуы кирәк. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә нинди генә уенчыклар юк. Шулар арасыннан сайлап алганда түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итәбез. 1. Этикеткаларда, ярлык-ларда, инструкцияләрдә языл-ган күрсәтмәләрне җентекләп өйрәнегез. Баланың катлаулы уенчыклар белән дөрес уйныймы-юкмы икәнен күзәтеп...
-
Рөстәм Миңнеханов урманда снегоход белән әйләнеп капланган (ФОТО)
Рөстәм Миңнехановның узышлар яратуын барыбыз да белә. Аның бик күп мәртәбә «Kazan Ring» автодромында үткән ярышларда да катнашканы бар. Кичәге актив ялы вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татспиртпром» җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов урманда снегоходларда йөргән. Ял урыныннан фотографияләрен республика башлыгы үзенең Instagram битенә дә элгән. Шундый бер фотода кар өеменә...