4 март 2017 яңалыклары
-
Марат Галеев: «Ситуация с отзывом лицензий у трех банков – это драма. Но не трагедия»
Драмой назвал ситуацию в банковском секторе РТ депутат Госсовета Татарстана, зампредседателя Комитета по экономике, инвестициям и предпринимательству Марат Галеев в интервью газете «События». Однако парламентарий подчеркнул, что несмотря на всю сложность ситуации - это не трагедия.
-
Вәгазьчеләр бәйгесендә катнашыгыз
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында «Яшь вәгазьче» конкурсын уздыра.Конкурс темалары: «Исламда мәзәкләр», «Теләмә, ә эшлә», «Психология һәм ислам», «Гөнаһның чиге кайда?», «Ислам динендә канәгать булу», «Ислам - уйлаучылар дине».
-
Татар “Көтеп утыручы”сы
Ике-өч атна элек интернетны яңа герой "шартлатты". Голландия рәссамы Маргрит Брифортның балалар сырхауханәсе янына урнаштырган скульптурасы ул. "Көтеп утыручы" дип аталган (урыслар аны "Ждун" дип атады) бу герой табибка чират көтеп утыруны гәүдәләндерә. Әлеге скульптураны фотога төшергәннәр дә, интернетка куйганнар.
-
Аракыны аералар
Русиядә исерткеч эчемлекләрне азык-төлектән аерым сата башларга мөмкиннәр. РФ Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Л.Огуль шундый инициатива белән чыкты. "Әгәр аракыны ашамлыклардан аерым сатсак, без халыкны эчкечелек кебек куркыныч чирдән коткарып кала алачакбыз.
-
Прививка өчен өч көн ял
РФ Хөкүмәте аппаратында (Сәламәтлек саклау һәм Хезмәт министрлыкларында, Роспотребнадзорда) гриппка каршы прививка ясаткан гражданнарга өч көн ял бирү мәсьәләсен карыйлар икән. Әлеге инициатива сенатор Вадим Тюльпановтан чыккан.
-
Федераль ярдәм кими
Быел Татарстан Федераль Үзәкнең 47,8 млрд сум күләмендә ярдәменә өметләнә. Мәгълүм булганча, узган елда федераль бюджеттан бүленгән акчалар күләме 71,8 млрд сум, 2015нче елда исә 75,6 млрд сум булган. Федераль Үзәктән җәлеп ителгән финанслар 50ләп юнәлештә тотылган.
-
Укырга яратабыз
Республикабызда яшәүчеләр газета-журналлар уку буенча Русия төбәкләре арасында дүртенче урынга чыккан. "Русия почтасы" хезмәте хәбәр иткәнчә, бездә яшәүче һәр мең кешегә 265 басма туры килә. Иң күп укучылар Курск өлкәсендә икән.