5 март 2017 яңалыклары
-
8 март уңаеннан бәйге дәвам итә
"Шәһри Чаллы" газетасы 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Иң гүзәле-кадерле кешем" дигән фотосүрәтләргә бәйге игълан иткән иде. Сез редакциянең электрон адресына үзегез өчен кадерле булган якын кешеләрегезнең:
-
Чаллыда "Биюләр һәм сәламәтлек-2017" бәйгесенең сайлап алу этабы үтәчәк
Бәйгедә 3-4 кешелек командалар бию белән үзләренең "визиткасын", халык биюе белән хореография сәнгате нигезләрен, популяр бию күрсәтергә тиеш. 2017 елның 21 мартында узачак бәйге финалында сайлап алу этабында күп очко җыйган командалар җыелачак.
-
1 апрельдән социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар турында исәп бирәбез
1 апрельдән Россия түрәләре социаль челтәрләрдә теркәлгән аккаунтлары, танышу сайтларындагы мәгълүматлары турында декларация тапшырырга тиеш. Мондый мәгълүматлар тәкъдим ителмәгән очракта, бюджет хезмәкәре эштән куылачак.
-
Татарстанда алты яшьлек кыз бала тугызынчы каттан егылып төшеп, исән калган
Түбән Камада уникаль вакыйга булган. 6 яшьлек кыз бала 9 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, могҗиза белән генә исән калган. Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы коррепондентына бу вакыйга 16 февраль көнне булуын хәбәр иттеләр.
-
Элвин Грейның март, апрель, май АФИШАсы билгеле булды
Соңгы елларның иң шаулы артист Элвин Грей - Радик Юльякшин якындагы 3 айга афишасын игълан итте. Аны ничек яратуларын белеп, әлеге гастрольләр исемлеген тәкъдим итәргә булдык. Үз шәһәр-районыгызны табыгыз, Элвин сезгә килә микән: http://matbugat.ru
-
Трассада юлбарыслар төялгән йөк машинасын ташлап калдырганнар
Полиция хезмәткәрләре циркта уйный торган ак юлбарысларны коткару эшен алып бара. Ерткычларны юл һәлакәте булганнан соң Оренбург өлкәсе трассасында ташлап калдырганнар. Бу хакта Федераль яңалыклар агентлыгы яза.
-
Юстиция министры “Татфондбанк”та акчасы калган гражданнарга: Без төрле юллар эзлибез
Татарстанның юстиция министры Лариса Глухова Үзәк банк тарафыннан лицензиясе алынган "Татфондбанк"ка нисбәтле барлык эшләрне дә закон нигезендә башкарырга кирәклеген белдерде. Бу хакта ул бүген "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Адымнар" информацион-аналитик тапшыруына биргән интервьюсында әйтте.
-
Тимур Ногманов банк лицензиясе алыну сәбәпле бәладә калган эшмәкәрләргә аңлатма язды
Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов банк лицензиясе алыну сәбәпле бәладә калган эшмәкәрләргә мәгълүмати ярдәм бирү йөзеннән, үзенең Инстаграм аккаунтында аңлатма язды. Закон нигезендә, оешма бөлгенлеккә төшкән очракта, кредиторлар компенсация алырга хокуклы. Тимур Ногманов язганча, кредиторлар реестры автомат рәвештә формалашмый, эшмәкәр шәхсән гариза тапшырырга тиеш.
-
Татфондбанк кертемчәләре таләбе нәтиҗәләрен 6 мартта җиткерәчәкләр
Татарстан хөкүмәте Татфондбанк кертемчәләренең Россия Банкы тарафыннан алынган лицензиясен кире кайтару дәгъвасын карау нәтиҗәләрен дүшәмбе, 6 мартта, җиткерәчәкләр. Бу хакта шимбә көнне Татарстан юстиция министры Лариса Глухова җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.