6 март 2017 яңалыклары
-
Рус әдәбияты буенча БДИда кыскача җавап бирү өлеше бетерелә
Әдәбият буенча БДИдан яңа модель 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк. Төп үзгәрешләр - биремдә кыска җавап бирү өлеше юк ителүдә, дип хәбәр итә ТАССка Педагогик үлчәмләр федераль институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова. Бу хакта ТАСС җиткерә.
-
Сарман районында булган һәлакәт турында тулы мәгълүмат пәйда булды
Сарман районында булган һәлакәт мәгълүматлары ачыкланды. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, фаҗигада чит ил машинасында утырган 41 яшьлек пассажир үлгән. Искәртеп үтик, фаҗига кичә көндез сәгать 3тә Сарман - Зәй трассасында булган. «Джили МК» автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир-ат идарәне югалтып,...
-
Чаллы турында – яңа китап
Чаллының китап кибетләрендә Шамил Идиатуллинның "Город Брежнев" исемле романы сатыла башлаячак. 700 битле китап Чаллы тарихына һәм "КАМАЗ"га багышланган.
-
30 көн эчендә килергә
2017-2018 уку елына мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә 7 953 бала балалар бакчасына юллама алачак. Быел 2014 елда туган балалар урыннар белән тәэмин ителәчәк. Тулырак мәгълүматны uslugi.tatar.ru парталыннан алырга кирәк. Баласы бакчага эләккән ата-ана 30 көн эчендә күрсәтелгән бакчага килергә тиеш.
-
Марттан яңа кануннар гамәлгә керде
2017 елның 1 мартыннан Россия халкының тормышын үзгәртә торган яңа кануннар һәм карарлар гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре: 1 марттан хосусыйлаштырырга теләсәң, үзеңнең фатирыңны сатып алырга кирәкми. Бушлай хосусыйлаштыру гомерлек итеп ясалды. Моңа хәтле бушлай хосусыйлаштыру 2017 елның беренче мартына кадәр генә, ә Кырымдагылар, авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр һәм ятимнәр...
-
Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә
Татарстан дәүләт инспекциясе юл-метеорология шартлары начарлану сәбәпле, шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Чаллы китапханәчесе Роза Хәмидуллина "Татмедиа" акциясендә җиңүче дип табылды
Басма мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе барышында ТАТМЕДИА җәмгыяте оештырган акциядә шәһәрдәшебез, Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәре, бүгенге көндә Тукай районында яшәүче Роза Хәмидуллина җиңүче дип табылды. Әлеге җәмгыятькә караучы газета-журналларны Тукай районында иң күп алдыручы кеше - нәкъ менә ул, дип яза районның "Якты юл" газетасы. Тукай районының...
-
Урамда йөргәндә җинаятьчене тоткан
Бик озак еллар хатын-кыз образы гаилә учагын саклап, балалар тәрбияләүче әни буларак кына күз алдына баса иде. Әмма замана һәм тарих гүзәл ханымнарның оста сәясәтчеләр, космонавтлар, гыйлем ияләре була алуын күрсәтте. Хәтта, бүгенге көндә дә ир-егетләргә генә хас булып тоелган һөнәр белгечләре арасында да хатын-кызлар бар. Мәсәлән, полиция хезмәтендә.