7 март 2017 яңалыклары
-
Чаллыда хуҗабикәләрне сайлаячаклар
15 март көнне "КАМАЗ" мәдәният сараенда "Яр Чаллы хуҗабикәсе - 2017" бәйгесенең финалы узачак. Әлеге чара шәһәребездә беренче тапкыр уздырыла. Аның максаты - хуҗабикәләрне күпкырлы талант ияләре булуын ассызыклау.
-
Илһам Шакиров 8 мартка кызларга үзенчәлекле торт эшләткән (ФОТО)
Легендар җырчы Илһам Шакиров сюрпризларга һәвәс. Бүген, 8 март көне алдыннан Татар филармониясе кызлары мәшһүр мэтрдан үзенчәлекле бүләк алды. Автографлы торт! «Шакиров» дигәндә «в» хәрефе урынына символик рәвештә «скрипичный ключ» куйган. Сүз уңаеннан, «скрипичный ключ» татарча ничек була? Зимфира Гыйльметдинова фотолары. http://artistlar.ru/ilham-shakirov-8-martka-kyzlarga-uzenche/
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде. «Дәүләт алдындагы аеруча шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясе халыкара абруен ныгытуга керткән өлеше өчен Миңнеханов Рөстәм Нургали улын - Татарстан...
-
Чаллыда күзәтү боҗрасында романтик вип-кабинка эшли башлады
Яр Чаллының күзәтү боҗрасы аттракционында үзенчәлекле, матур итеп бизәлгән кабинка эшли башлаган. Анда махсус интерьер да булдырып, романтик мохит тудырылган. Әлеге андый кабинка күзәтү боҗрасында берәү генә. Ул 5 нче сан астында.
-
Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновка зал тутыру буенча көч сынашырга тәкъдим итә
Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән. «2017 елның көзендә «Татнефть-Арена"да һәм «Уфа-Арена"да ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм...
-
Африка студентын үтерүдә шикләнелүчеләр тоткарланган
Татарстанда Африканың Чад республикасыннан килгән КФУ студентын үтерүдә шикле ике казанлы кешеләр тоткарланган, дип яза республика матбугаты. Тоткарланганнарның берсенә 19, икенчесенә 21 яшь диелә. Беренче мәгълүматларга караганда, шикләнелүчеләр такырбашлар оешмасы белән бәйле булырга мөмкин. Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете 16 февральдә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган...
-
Чаллыда цирк төркеме оешты
Чаллы тарихында беренче тапкыр үзебезнең шәһәр артистларыннан торган цирк төркеме барлыкка килде. Анда зурлар да, балалар да чыгыш ясый. Төркемнең беренче чыгышы март аенда булыр дип көтелә. "Яр Чаллы циркы" муниципаль оешмасын "Антре" балалар цирк студиясе җитәкчесе Галина Бамбурова җитәкли. "Шәһәрнең цирк студияләрендә шөгыльләнүчеләр бергәләп чыгыш ясау өчен төркемгә берләштеләр.
-
Хезмәт урынында-фаҗига
КАМАЗның ремонт -инструмент заводында фаҗига булды. Эш урынында алтынчы разрядлы токарь станокка ике кулында өздерде. Вакыйга көн уртасында була, заводта күп еллар эшләгән тәҗрибәле эшче деталь кырдырганда аның кулларын станок "пычаклары" тартып ала. 65 яшьлек ир-ат шунда ук җан бирә. Хәзер әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачылып тикшерүләр бара.
-
Жириновский собрался в полёт на Марс
Лидер ЛДПР Владимир Жириновский заявил, что готов среди других депутатов при необходимости отправиться в полёт на Марс. Об этом он сказал сегодня на открытии выставки "Чайка. Первый полёт", посвящённой 80-летию первой женщины-космонавта Валентины Терешковой. Поводом для таких слов Жириновского стали слова Терешковой, которая предложила своим коллегам вступить в ряды космонавтов....
-
Ростехнадзорның Яр Чаллы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Яр Чаллы бүлегенә җитәкче итеп Җәләев Илдус Илһам улы билгеләнде. Илдус Илһам улына 54 яшь, 1987 елда Мәскәү энергетика институтын тәмамлаган. Элгәре Менделеевскида җылылык челтәре предприятиесе, «Газпром теплоэнерго Казань «Менделеевский»» предприятиесе җитәкчесе булып эшләгән.
-
КАМАЗда эшченең гомере өзелде
Кичә КАМАЗда бер эшче вафат булган. Сәбәбе - бәхетсезлек очрагы, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. 65 яшьлек ир-ат машина җыю цехында токарь булып эшләгән. Бүген көндез аның ике кулы станокка кысыла. Алган яралардан ул шунда ук җан бирә. Хәзерге вакытта...
-
Рөстәм Миңнеханов: Хәзер иң мөһиме – Татфондбанкта акчасын башка кертем формасына күчерүче гражданнарны яклау
Шулай ук банкта булган активларны реализацияләү хисабына физик затларга акчаларын кайтару. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган федераль һәм республика массакүләм матбугат чаралары журналистлары белән очрашуда җиткерде.
-
8 март уңаеннан бәйге дәвам итә
"Шәһри Чаллы" газетасы 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Иң гүзәле-кадерле кешем" дигән фотосүрәтләргә бәйге игълан иткән иде. Сез редакциянең электрон адресына үзегез өчен кадерле булган якын кешеләрегезнең: әниегезнең, әбиегезнең,
-
Нәрсә бүләк итәргә?
Һәр елны 8 март алдыннан ир-егетләр зур башваткыч чишкән кебек, хатын-кызларга бүләк сайлый башлыйлар. Ничек котларга? Нәрсә бүләк итәргә? Әлеге сорауга, хәтта, хатыны белән алтын туйларын үткәргән ирләр дә төгәл генә җавап белмиләр. Ләкин моңа карамастан, 8 март һәм аңа кала бер-ике көн алдыннан шәһәр кибетләрендә йөгереп йөрүче ир-егетләр саны...