8 март 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнехановтан видеокотлау
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларыбызга бәйрәм теләкләрен шигырь юллары аша ирештерде (ВИДЕО)
-
Хатын-кызга нинди эшне ышанып тапшырмас идегез?
Россиядә яшәүчеләрнең күбесе ил белән хатын-кыз идарә итүгә каршы. Алдагы 10-15 елда да алар Президент кәнәфиендә фәкать ир-атны гына күз алдына китерә. "Левада" үзәге уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызның Президент булуына каршы булучыларның күпчелеген ир-атлар (70 процент) тәшкил итә.
-
Галимнәрнең сәер ачышлары
Дүрт көн яхшырак Британия галимнәре раславынча, кешенең сәламәтлеге - ныклырак, ә эшләү сәләте яхшырак булсын өчен атнасына дүрт кенә көн эшләргә кирәк. Хәзер моны эш бирүчеләргә генә аңлатасы калган. Саесканнар карак түгел Халыкта, саесканнар ялтыравык әйберләрне күреп алып, аларны үз оясына ташый, дигән ышану бар. Британия галимнәре киресен раслаган. Эксперимент...
-
8 Март белән котлаган өчен... биш елга төрмәгә
Саратов шәһәрендә бер сәүдә ноктасының тәрәзәләрен ватып, 50 роза чәчәге урлаганнар. Асылда, җинаятьче-джентльмен, урамда очраган һәр гүзәл затны 8 Март белән тәбрикләп, аларга шундый сәер юл белән табылган чәчәкләрне бүләк иткән.
-
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Без бүген гүзәл затларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Хәләл җефетләребез, әниләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз өчен иң назлы, иң ягымлы сүзләр...