19 март 2017 яңалыклары
-
Шакировлар җәйне якынайткан
Татарстанда әле яз да матур гына килеп җитә алмый, кемдер инде җәйдән ләззәт ала. Мәсәлән, танылган җырчылар Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар. Шакировлар гаиләсе Дубайда ял итә. Җәвит абый үзенең Инстаграмдагы битенә әлеге илнең матур табигатен, ял итү мизгелләр фото, видеога төшереп кертеп бара.
-
Җиңү көненә волонтерлар җыялар
Россиядә узган ел Җиңү көне бәйрәмендә парадны, «Үлемсез полк» йөрешен оештыруда 152 мең волонтер катнашкан. Быел алар сафын танылган артистлар, музыкантлар, спортчылар тулыландырачак. Җиңү көне бәйрәмен оештыруда катнашырга теләүчеләрне волонтерыпобеды.рф сайтында теркәү башланды.
-
Татарстанда укучы бала югалу сәбәпле, җинаять эше ачылган
Татарстанда 13 яшьлек Илназ Шибаев югалган. Ул Буа районының Черки-Кощак авылындагы өеннән 15 мартта чыгып киткән һәм эзсез югалган. Әлеге малай турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорыйлар: (84374) 3-12-88, (84374) 3-13-00, (84374) 2-28-25, (84374) 3-28-15, 2912-942 (факс) - дежур часть http://shahrikazan.com/
-
Татфондбанк эше буенча «Сувар Девелопмент»ның ике топ-менеджеры тоткарланды
Казанда Татфондбанк эше буенча «Сувар Девелопмент» компаниясе генераль директоры Андрей Мочалов һәм аның урынбасары, финанс директоры Денис Семенов тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органы чыганагы җиткерде. Тикшерүчеләр аларны кулга алу буенча судка үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Якын арада Совет районы суды аларга карата чикләү чараларын сайлаячак. http://tatar-inform.tatar
-
Космонавтлар кирәк
«Роскосмос» Айга очу өчен космонавтлар эзли башлаган. Галәм һәм авиация техникасы белән эшли белгән белгечләр, безнең илдә җитештерелгән «Федерация» исемле яңа космик корабльнең беренче пилотлары Айга очкан беренче русиялеләр булыр дип көтелә. Бәйге шартлары нигезендә 6-8 кешене сайлап алу каралган. http://beznen.ru