21 март 2017 яңалыклары
-
“Голос.Дети-4” җыр бәйгесендә Татарстан башкаручысы
Чаллыдан 11 яшьлек Нурлан Исмаилов җомга, 24 мартта беренче каналда бара торган "Голос.Дети-4" җыр бәйгесендә чыгыш ясаячак. Нурлан кечкенәдән вокаль белән шөгелләнә, ул 4 санлы музыка мәктәбенә йөреп белем ала. Чаллының "Мизгел" җыр театрында да җырлый. Инде телевизион тапшыру төшерелгән, Чаллы егетенең Полад Бюль-Бюль Оглының "Позвони!" җырын башкаруы остазларның берсенә-Нюшага...
-
Социаль ипотека буенча – яңа йортлар
Быел Сидоровка бистәсендә, социаль ипотека программасы буенча ике күп катлы йорт файдалануга тапшырылачак. Анда 377 шәһәрдәшебезгә яңа фатир биреләчәк. Бүгенге көндә төзүчеләр әлеге йортларның берсендә монтаж эшләрен төгәлләделәр инде.
-
Бер туташка машинага дигән кредит акчасын туздырганы өчен төрмә яный
Чаллыда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче 25 яшьлек туташка карата "мошенниклык" факты буенча җинаять эше ачылган. Ул «Kia Rio» автомобиле алырга дип рәсмиләштерелгән 367877 сум кредит акчасын кием-салым алып туздырган. Бу хәл әле 2013 елның августында ук булса да, бүгенге көнгә кадәр туташ алган кредиты буенча бер түләү дә кертмәгән....
-
Илдар Халиков: Хөкүмәтнең төп максаты — банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару
Хөкүмәтнең төп максаты - банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген республиканың парламент утырышында шулай дип белдерде. "Кем гаепле, нәрсә эшләргә - бу сорауларга хокук саклау органнары җавап бирәчәк. Банклар банкротлыкка чыгуга бәйле бик күп сораулар бар. 2014 елның августында ук банкның хәлләре авыр икәне билгеле...
-
Абитуриентлар игътибарына
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында яңа уку елына "Архитектура проектлаучы" белгечлеге буенча абитуриентлар кабул итәләр. Университет җитәкчелеге әйтүенчә, бу белгечлекне алу өчен көндез һәм читтән торып укырга була. Биш ел укыган студент биредән "Архитектор" дипломы алып чыга.
-
Каникулда имтихан тапшыралар
Татарстанда 3,5 меңгә якын мәктәп укучысы язгы каникуллар вакытында сынау уку-күнекмә тестлары язып карый алачак. Белемнәрне тикшерү 9 нчы һәм 11 нче чыгарылыш сыйныфлары өчен оештырыла. Бу хакта мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Аның әйтүенчә, алдан тест эшләү Сыйфат мониторингы республика үзәге тарафыннан "Икеләрсез БДИ", "БДИны...
-
Иң яхшы хикәя язучыны 1000 евро "көтә"
"Яңа татар прозасы" бәйгесендә җиңүченең әсәре әдәбиятта яңа сүз булмаска да мөмкин, әмма бу әдәбият белән шөгыльләнергә теләүче яшь кеше өчен стимул."Татар-информ"да яңа татар прозасы әдәби бәйгесенә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә оештыручыларның берсе Йолдыз Миңнуллина шундый фикер җиткерде. "Бер җиңүче әсәр - ул бер әсәр инде, ә безгә күп әсәрләр...
-
Элвин Грей: “Ризван абый миңа әти кебек – ашатты, киендерде”
Казанда "Елама, ярсыма", "Агымсу юлын таба", "Гомер буйлап барам", "Үтми торчы, гомер", "Юллар көтә", "Әллә нинди язмыш", "Эй, Ходай, исәнлек бир", "Кузгала поезд" һәм башка алтын хитлар авторы, Уфада яшәп иҗат итүче танылган композитор Ризван Хәкимов җырларыннан торган гаҗәеп концерт узды. "Җырларым сезгә кала!.." зур сәхнә белән саубуллашу турының тамашасында...
-
В Челнах уволили водителя скорой, написавшего о «мертвых душах» в Тукаевской ЦРБ
Водителя Тукаевской ЦРБ Дмитрия Абрамова уволили из скорой помощи по причине «неоднократного неисполнения работником без уважительной причины трудовых обязанностей, если он имеет дисциплинарное взыскание». Как стало известно, Абрамов за время своей работы получил одно замечание и один выговор. Замечание связано с инцидентом, произошедшим еще в новогодние каникулы. На вызов в...
-
Чаллы хастаханәләренә капиталь ремонт үткәрәчәкләр
Быел Чаллыда 9 сәламәтлек саклау учреждениесенә капиталь ремонт үткәрәчәкләр. Бу максатка барлыгы 600 миллион сум сарыф итәчәкләр. Нигездә №2, 3, 4, 6, 7 шифаханәләр һәм №1, 2, 3, 4 балалар шифаханәләре төзекләндереләчәк. Эшләр башланганчы шәһәр бакшарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин төзелеш компанияләре белгечләре беләни берлектә объектларны карап, ремонт проектларына үз...
-
Шәһәрдәшләребез уңыш казанды
17-18 нче мартта Мәскәүдә кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Анда барлыгы 430 спортчы көч сынашты. Алар арасыннан шәһәрдәшләребез Миләүшә Гимранова - алтын, Ирек Зиятдинов көмеш медальга лаек булдылар. Ветеран спортчыларыбызга да тиңнәр табылмады. Юрий Сорокин, Фәнис Нуретдинов - алтын, ә Юрий Калинин көмеш медальләргә ия булдылар.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын!
21-22 март төрки һәм фарсы дөньясында олы бәйрәм көннәре. Нәүрүз бәйрәме без-татарларга да кагыла. Әммә оныттык аны без, югалттык... Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына...
-
Куркынычсызлык каешын эләктермәгән машина йөртүче Чаллы янында һәлак булган
Алдагы көнне төнге сәгать бердә М7 «Идел» трассасының 1045 нче чакрымында Яр Чаллы шәһәре янында, 38 яшьлек BYD автомобиле шоферы авариягә очрап, һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Казандагы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлегә билгеле булганча, ир-ат куркынычсыз тизлек сайламау сәбәпле, чикләүче кашагага кергән һәм...