25 март 2017 яңалыклары
-
Чаллыда САБАНТУЕН июльдә бәйрәм итәчәкбез
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов САБАНТУЕН үткәрүгә кагылышлы указга кул куйды. Аның нигезендә Чаллыда милли бәйрәмебез 8 июльдә үтәчәк. Республикабызның авыл һәм районнарында сабантуе 1-2 июльләрдә үтәчәк. Казанга бәйрәмгә 15 июльдә барачакбыз. "Шәһри Чаллы"
-
Исполком Казани назвал недостоверной информацию о проведении митинга в парке «Крылья Советов»
Исполнительный комитет Казани заявил, что информация о проведении завтра, 26 марта, митинга в парке «Крылья Советов» не соответствует действительности. Об этом сообщает пресс-служба мэрии. Из заявления следует, что оно распространено в связи с появлением в СМИ и социальных сетях информации о проведении митинга в этом парке, исходящей от Эльвиры Дмитриевой....
-
Сыерчык ояң әзерме?
Җылы яклардан кошлар кайта. Ә кайткач нишләрләр? Элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Таш калада алар күпме генә тырышса да, үзенә оя корырлык агач таба алмый инде. Шул ук вакытта кайберсенә әзер "йорт" кирәклеген дә онытмыйк. Кошлар өчен ясалма оялар беренче тапкыр нәкъ менә безнең илдә барлыкка...
-
Әниләрне бушлай укыталар?
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, вуз һәм көллиятләрнең түләүле бүлекләрендә белем алу чорында бала тапкан студент әниләрне бюджет урыннарга күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Тик түләүсез укуга академик бурычлары, шулай ук укуга түләүдә бурычлары булмаганнар гына күчереләчәген җиткерәләр.
-
Тәмәке 8 миллион кешенең гомерен өзәчәк
АКШның Буффало университеты галимнәре фаразлавынча, егерме беренче гасырда Җир шарында тәмәкедән миллиард кеше үләчәк. Тарту белән бәйле чирләрдән инде 2030 елда ук ел саен 8 миллион кешенең гомере өзеләчәк икән. Бөтен илләрдә тәмәке көйрәтүчеләрнең чирләре турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, галимнәр узган егерменче гасырда бу яман гадәт аркасында 100 миллион кеше дөнья...
-
Ана капиталы озынайтыла
РФ хезмәт министры Максим Топилин ана капиталы программасы тагын биш елга озынайтылырга мөмкин дип белдерде. "Хөкүмәт хәзерге вакытта бу мәсьәләне карый һәм ул уңай хәл ителеп, программа 2023 елга кадәр эшләр дип өметләнәбез", - диде ул. Министр фикеренчә, бу чара илдә елына 1,7 миллион бала туу күрсәткечен саклап калырга мөмкинлек...