26 март 2017 яңалыклары
-
Чаллыда фельдшерга һөҗүм итү очрагын Татарстан Сәламәтлек министры контрольгә алды
Яр Чаллы ярдәм хезмәте станциясенең баш табибы сырхауханәдә пычак белән яраланган фельдшерның хәлен белде. Җәрәхәтләрне аңа чакыру буенча бала янына килгәч, ясыйлар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова әлеге вакыйганы министр Гадел Вафин үз контроленә алды дип белдерде....
-
ИлСаф "Татарстанның халык артисты" исеменә лаек булды!
"Кайталар кыз казлары", "Тәрәзәләр - әни күзләре", "Әбиләр чуагы" һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы ИлСаф "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап ИлСафның үзенә шалтыраттык. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турындагы Указга кул куюын хәбәр иткәндә, Югары...
-
Чаллыдан "Бигеш" аэропортына автобуслар йөри башлый
Ике ел тәнәфестән соң Чаллыдан «Бигеш» аэропортына янә автобуслар йөри башлаячак. Беренче рейс 3 апрельгә билгеләнгән. Әлеге көннән башлап автобуслар ике якка да тәүлегенә 5 тапкыр пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Билет бәясе нибары 100 сумны тәшкил итә. Автобуслар Тынычлык проспекты буенча "Уют"кафесыннан башлап хәрәкәт итәчәк. Төгәл график белән аэропортның сайты аша...
-
1 апрельдән Чаллыда санитар-экологик икеайлык башлана
Киләсе атнадан Чаллыда, шул исәптән республикабызда да санитар чистарту икеайлыгы башлана. Аның кысаларында йорт яннары, шәһәр урамнары чүп-чардан арындырылачак, өмәләр оештырылачак. Җыештыру, төзекләндерү эшләрендә теләге булган һәркем катнаша ала. Шәһәркүләм өмә исә 22 апрельдә үтәчәк. Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ЭКОяз - 2017 ең символы итеп суда йөзүче матур...
-
Кая үстерергә: тартмадамы, ...йомырка кабыгындамы?
Бакчачылыкка махсуслашкан кибеткә керсәң, рассада үстерүгә тәгаенләнгән савытларның төрлелеге хәйран калдыра. Эреле-ваклы пластик кассеталар, торф чүлмәкчекләре һәм төймәләре, ә савыт-лотокларның ниндие генә юк! Барысы да эшкә яраклы, тик бәяләре генә "тешкә тия". Әбиләребез яратып кулланган гап-гади тактадан ясалган тирән, шактый киң тартмалар, балчык тутыргач күтәреп йөртергә авыр булсалар да, модадан...
-
Чаллыда Г.Тукай премиясенә кандидат Факил Сафин иҗатына багышланган кичә узды
Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең мәҗлесләр залында "Кешеләрдә тик яктылык күрәм" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәм кичәсе күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр...