28 март 2017 яңалыклары
-
Йөрәгемне бирер идем, кызым гына авырмасын...
Гүзәл Әхмәтшинаны сәламәтләндерү өчен якыннары ни генә эшләми. Әнисе Гөлнур ханым баласының ярдәм сораган моңсу күзләренә карап, ни дип тә әйтергә белми. - Балаларымны берүзем аякка бастырдым. Кызымның шулай кинәт кенә авырып китәсен күз алдына да китермәдем. Тик берни эшләп булмый икән шул. Кирәк икән, йөрәгемне бирер идем. Кызым гына...
-
Чаллының яшь спортчылары Татарстан данын яклаганда сынатмадылар
Чаллының "Экстрим" үсмерләр һәм яшьләр клубы каршындагы "Дельта" спорт клубы командасы тхэквондо буенча турнирдан җиңү яулап кайттылар. Турнир Казахстанның Шымкент каласында узды. Бу тхэквондо осталарының ачык халыкара бәйгесендә 9 илдән 600 яшь спортчы катнашкан. Чаллы егетләре шәхси көрәшләрдә башкалардан аерылып тордылар, алар өч призлы урын яуладылар. Командалар арасында да "Экстрим"...
-
Казан һәм Яр Чаллы аны басып алкышлады
Казанда һәм Яр Чаллыда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның концерты гөрләп узды. Бу - бер сезонда куелган өр-яңа программалы икенче тамаша. Октябрь аенда узган концертта Гөлназның әтисе - җырчы Рөстәм Асаев чыгыш ясаган иде. Бу юлы исә җырчының Уфада яшәүче әти-әнисе - Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова һәм Башкортстанның халык артисты...
-
Быел картлык буенча иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк
2017 елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк. Бу хакта Мәскәүдә узган Россия Пенсия фонды идарәсе утырышында әйтелде, дип хәбәр итә ТАСС. "2017 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 5,8 процентка арта: 1 февральдән - 5,4 процентка һәм 1 апрельдән 0,38 процентка. Нәтиҗәдә, картлык буенча уртача...
-
Безнекеләр “Тантана”да җиңделәр
27 март Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында тантаналы чара үтте. Анда Чаллы театрлары артистлары да катнашты. "Мастеровые" һәм Чаллы дәүләт курчак театры аерым номинацияләрдә җиңделәр. Курчак театры Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Сак-Сок" спектакле белән "Ел вакыйгасы" дип табылды. Рус телле театрның татар телендә спектакль кую чыннан да...
-
Хастаханә бинасын саталар
Шәһәр башкарма комитеты 1нче балалар хастаханәсе бинасын сатуга куйды. ГЭС бистәсендәге Валерий Шадрин урамындагы 4941,5 квадрат метр мәйданлы бина, 5354 квадрат метрлы хуҗалык блогы һәм 4840 квадрат метр җир өчен башлангыч бәя 40 100 000 сум. Аукцион 11 майда хакимияттә узачак.
-
Хөкүмәт Кама индустриаль паркы "Мастер"га акча бүлеп бирде
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Чаллыдагы Кама индустриаль паркы "Мастер" үсеше өчен ил казнасыннан 4 миллион сум бүлеп бирергә дигән карарга кул куйды. Бу финанс ярдәме Россиядә техно һәм индустриаль парклар инфраструктурасын булдыру, ныгыту программасы нигезендә бирелә. Узган ел барысы Кама индустриаль паркы өчен тулаем 56,29 миллион сум акча бирелгән...
-
В Китае нашли гробницу с 500-летними мумиями в гробах из хрусталя
На одной из строительных площадок в китайской провинции Хэнань рабочие в ходе проведения земельных работ случайно отрыли древнюю гробницу. Прибывшие на место археологи нашли внутри две мумии. Тела пролежали в гробнице более 500 лет, однако очень хорошо сохранились, сообщает газета South China Morning Post со ссылкой на учёных. Сообщается, что...
-
Россиядә машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгын күп функцияле үзәкләрдә алмаштыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган. Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала. Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык бирү дә керә. Моннан...
-
Гриппның икенче дулкыны башланды һәм балаларга һөҗүм итә
Соңгы атна эчендә Россиядә грипп белән хастаханәгә салынган кешеләр саны 14 процентка арткан. Грипп белән авыру дәрәҗәсе югары кала бирә, дип сөйләгән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Анна Попова сүзләренә караганда, грипп белән бәйле хәл...