1 апрель 2017 яңалыклары
-
Социаль ипотека: һәркемне кызыксындырган 11 сорауга ҖАВАП
2005 елдан 2016 елга кадәр республикада социаль ипотека программасы буенча барлыгы 118 мең гаилә тораклы булган. Бу өлкәдәге үзгәрешләр турында гел язып торсак та, программадагы яңалыкларны халыкка җентекләп аңлатсак та, социаль ипотекага кагылышлы сораулар редакциябезгә еш килә. Бу юлы укучыларыбыздан килгән сорауларга Татарстан Президенты каршындагы Торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме...
-
1 апрель - көлке көне
Бүген көлке көне. Белгечләр көләргә яратучыларны юләр дип түгел, ә бәлки йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм симезлектән азрак интегүчеләр, көчле иммунитетка ия булучылар дип бәяли. Әйтик, көненә 100 тапкыр шаркылдап көлү 15 минут велотренажерда күнегү ясауны алмаштыра ала икән.
-
Бензин бәяләре 50 тиенгә арткан
Март аенда Татарстанда бензин бәяләре 50 тиенгә арткан. "Реальное время" басмасының аналитик үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген республикада бер литр АИ-92 бензины уртача 35 сум 36 тиен тора. Белгечләр бензинга бәяләр тиздән тагын да артырга мөмкин, дип фаразлый. Басма хәбәреннән аңлашылганча, машина йөртүчеләр бәя артуга канәгатьсезлек белдерсә, ягулык салу станциясе...
-
Татарстанда “Әниеңә шалтырат” дигән яңа федераль проектны сынап карамакчылар.
Армиягә китүче егет белән аның әти-әнисенә берешәр бушлай сим-карта бирелә. Элемтә операторын (МТС, Билайн һәм Теле2) алар үзләре сайлап алачак. Әлеге сим-карта аша сөйләшүнең беренче 20 минуты - бушка. Моннан тыш ул номерга 100 сум акча да салынган булачак. Ятим балаларга исә сим-карта белән бергә телефон да бирелә.
-
Социаль яклауда электрон хезмәтләр: электрон гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде
Республика матди ярдәм үзәгенең 36нчы район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) түбәндәге хезмәтләр өчен электрон гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде: балалар бакчасы өчен төп һәм өстәмә компенсация билгеләүгә; балага айлык пособие алуга; пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык акча алуга; күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен...
-
Равил хәзрәт Бикбаев: «Төшләрне чит кешеләргә юраттырудан да сак булырга кирәк»
Төш күрү һәм аларны юрау мәсьәләләре адәм балаларын бервакытта да битараф калдырмый. Безнең халык төшләргә борынгыдан ук ышанып килә. Алар арасында хәтта махсус төш юраучылар да булган. Күргән төшеңне чит кешегә сөйләргә ярыймы? Начар төшләр күргән очракта нишләргә кирәк? Әлеге сорауларны без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек.