3 апрель 2017 яңалыклары
-
Илдар Халиков "Татэнерго идарә компаниясе" генераль директоры итеп билгеләнде
"Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләде.
-
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз теләге белән эшеннән китте
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак. http://tatar-inform.tatar
-
Яңгырады дуслык җырлары
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында ике көн мәгънәле татар, башкорт җырлары яңгырады. Биредә татар-башкорт эстрада йолдызлары һәм яшь башкаручылар "Уфа-Казан юллары" фестиваленә җыелды. Быел аның оешуына 5 ел тулды.
-
Чаллы Разил Вәлиевне зурлады
Март аеның соңгы көнендә шәһәребезнең "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе булып узды. Кичәнең Чаллыда узуы гаҗәп түгел, чөнки Разил ага шәһәребездә иҗат белән шөгыльләнә башлаган, биредә язучылар берлеген дә җитәкләгән.
-
Мәскәү мәктәпләрендә хәләл ашату кертелергә мөмкин
Мәскәү мәктәпләрендә, балаларның нинди дин тотуына карап, махсус ашату кертелергә мөмкин. Хәзерге вакытта Мәскәү шәһәре Думасында укучыларга итсез, кошер һәм хәләл булган бушлай әбәтләр тарату идеясе турында фикер алышалар. Депутатлар фикеренчә, менюны ата-аналар комитетлары төзи ала. Әмма шунысы бар: бу яңалыкны кертүгә Роспотребнадзор каршы чыга. Әлеге ведомство белгечләре ашханәләрдә техник...
-
Каен суы эчәр вакыт җитә
Каен суы тәмле генә түгел, файдалы да. Хәзер аны Европа илләрендә киң куллана башлаганнар. Моңа кадәр анда кокос суына өстенлек биргәннәр. Галимнәр сүзенә колак салсак, кешегә үзе яши торган тирәлектәге ризыклар аеруча файдалы. Тик каен суы көн дә агып тормый. - Каен суының кайчан буласын берәү дә төгәл генә әйтә...
-
Чаллы Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнә
Бөек Җиңү бәйрәме- 9 майга бер айдан артык вакыт калып бара. Яр Чаллыда шушы олы тарихи көнгә инде әзерләнә башладылар. "Моннан 72 ел элек ата-бабаларыбыз, әби- әниләребез яулаган Җиңүне онытырга хакыбыз юк!" дивизы астында мәктәпләрдә, махсус һәм югары уку йортларында батырлык дәресләре, ветераннар катнашында чаралар үткәрелә башлады. Ә иң мөһиме...
-
Наиль Магдеев в Дубае презентовал ТОР
Мэр Набережных Челнов в составе делегации Татарстана находится в Объединенных Арабских Эмиратах и принимает участие в ряде деловых форумов и встреч. Так, 2 апреля он выступил на бизнес-форуме «Татарстан-ОАЭ: торгово-инвестиционное сотрудничество» в Дубае. Наиль Магдеев выступил с докладом, в котором рассказал о возможностях ТОСЭР. Отметил, что за год существования территории...
-
Илмира Нәгыймова хастаханәгә эләккән?
Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова суык тидереп хастаханәгә эләккән. Җырчыны 80 яшьлек әбиләр белән бер палатага салганнар. Илмира моңа көенгәнме, әллә сөенгәнме? - ОРВИ, грипп белән хастаханәдә ятам. Күршеләрдән уңдым: сиксәндәге ике әби әле дә 18 яшьлек кызлар кебек позитив. Температурам 40 булса да, кәефне күтәрәләр, алар белән мин дә...
-
Гөлназ Асаева Радик Юльякшинга кияүгә чыкмый!
Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева арасындагы имеш-мимешләргә шушы арада, ниһаять, нокта куелды. Егет кызның "сольный" концертына килеп, сәхнәдән "Кияүгә" исемле җыр башкарды. Моны тамашачы тәкъдим дип кабул итте. Бу турыда матбугат чаралары язып та чыкты. Womans Day журналы Гөлназ авызыннан: "Без октябрьдән бирле очрашып йөрибез" дигән хәбәр дә җиткерде. Әмма...
-
1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу башланды
1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына даими басма матбугатка язылу кампаниясе башлана. Июнь ахырына кадәр барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук Россия Почтасының махсус сайтында һәм Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга язылырга мөмкин булачак. Үзең өчен генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче туганнар, якыннарга да матбугатны яздыртып була. Россия Почтасы каталогы...