5 апрель 2017 яңалыклары
-
2017 ел - Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның исемен тәгаенләде. Ул Имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы булачак. Президент аның кысаларында Татарстанда үткәреләчәк чаралар турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә алдагы ике ай дәвамында Имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы хөрмәтенә төп чаралар планын эшләү һәм раслау зарур. http://www.almet-rt.ru
-
Петербург метросындагы теракт фаҗигасына Чаллы кызы да эләккән
Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күргән татар кешесе сырхауханәдә табиб ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белдерде. Еникеев Артур Ринатович - 1996 елгы, ул Ленинград өлкәсеннән, милләте буенча татар. Террор актыннан соң, җиңел тән җәрәхәтләре...
-
Оксфордта Алтын Урда тарихы турында китап тәкъдим ителә
7-8 апрель Оксфорд университетында Алтын Урда турында "The Golden Horde in World History" китабы тәкъдим ителәчәк. Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов бу китап татарны киң дөньяга танытачак дип саный. 7-8 апрель Оксфорд университетында "Дөнья тарихында Алтын Урда" ("The Golden Horde in World History") дигән хезмәтнең инлизчәсен тәкъдим итү булачак. Шиһабетдин...
-
“Чаллы- ТВ” ТАТАРСТАН -24 каналына күчте
Бүген Чаллы-ТВ Татарстан-24 каналы аша үз тапшыруларын күрсәтә башлады. Бу илебездә телевидение цифрлы форматка күчү белән бәйле. "Татмедиа" агентлыгы составына кергән республикабыздагы барлык район һәм шәһәр телевидениеләре тиздән барысы да Татарстан-24 кә күчеп бетәчәкләр. Бу тамашачыларга республика хәбәрләре белән бергә җирле яңалыкларны да карап барырга бик уңайлы булачак. Чаллы-ТВ шулай...
-
Чаллыда янап акча талаган төркемне хөкем итәчәкләр
Яр Чаллы прокуратурасы гаепләүне раслаганнан соң, эшмәкәрләрдән акча таләп итү белән шөгыльләнгән җинаять төркеменә карата җинаять эше Яр Чаллы шәһәр судына җибәрелгән, дип хәбәр итә республика прокуратурасы матбугат хезмәте. 36 яшьлек Ленар Йосыпов, 34 яшьлек Рөстәм Йосыпов, 33 яшьлек Фидан Сәитгалин, 36 яшьлек Игорь Ильяков, 27 яшьлек Линар Сәхәпов, 35...