8 апрель 2017 яңалыклары
-
Данир Сабировка күз тигән?
Эстраданың юмор остасы,җырчы Данир Сабиров инстаграмдагы аккаунтына фотоларны сирәк куя. Әллә җырчы күз тиюдән куркамы? Башка сәбәбе бармы? Бу хакта Данирның үзеннән сорадык. «Мин үзем бик ачык, аралашучан кеше. Тик интернет челтәрендә утырырга вакыт тими. Күбесенчә тормыш иптәшем Миләүшә утыра, мин исә башка мәсьәләләр белән шөгыльләнәм. Күз тиюгә килгәндә, Яңа...
-
Бар икән күрәселәр
Бөтендөнья метеорологик оешмасы глобаль җылыну аркасында планетага зур куркыныч янавын кисәтте. Алар әзерләгән чираттагы докладтан аңлашылганча, кичекмәстән берәр чара күрмәсәң, безнең барыбызны да киләчәктә климатик тәмуг көтә. "2016 ел рекордлы җылы булды - температура 2015 елдагы уртача күрсәткечтән 1,1 градуска күтәрелде. Моның нәтиҗәсе буларак, диңгез өслегендә температура тагын да җылынды....
-
Бөтен кеше интернетта
Бүген Русия халкының 85 проценты интернеттан файдалана икән. Бу - алга киткән күпчелек илләрдәге уртача күрсәткечкә тиң. Ә бөтендөнья челтәренә исләре китмәүче калган 15 процент гражданнар нигездә маргиналлар (яңалыкларны кабул итмәүче, үз кагыйдәләре буенча яшәүче "кыргыйлар"), төрмәләрдә утыручылар һәм өлкән яшьтәге пенсионерлар. Шул рәвешле, бүген илнең икътисадый яктан актив бөтен...
-
Учак ягу тыела
15нче майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге режим вакытында коры үләнне һәм чүпләрне яндыру, ачык утта (учак, мангал) ризык пешерү, урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчаларда, урман белән янәшә торган ачык урыннарда 1-3 класслы куркынычлылык төркеменә караган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
-
Вакыты күчерелә
Русия Президенты Владимир Путин белән «Турыдан туры элемтә» быел апрельдән соңрак вакытка күчерелә, дип хәбәр итә аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков INTERFAX.RUда. «Августтан да калмас», - дигән ул. Песков күчерүне Путинның эше тыгыз булу белән аңлата. beznen.ru