9 апрель 2017 яңалыклары
-
Яман чир белән көрәшүче ике бала анасы: "Яшисем килә!"
40 яшьлек Венера Гайнетдинова бу сүзләрне еш кабатлый. Ике бала анасы инде бер ел буе яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да Венераның сәламәтләнүен теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк - якын кешеләрен терелтәселәре килә.
-
“Сәламәтлеккә салым“ кертелерме?
"Российская газета" хәбәр итүенә караганда, Русиядә "сәламәтлеккә салым" барлыкка килүе ихтимал. Аны тәмәке җитештерүчеләр түлиячәк. Бу турыда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән тәмәкегә каршы яңа концепция турында фикер алышу нәтиҗәсендә билгеләнгән Иҗтимагый палата киңәшләрендә язылган.
-
«Клон» сериалы героинясы Жади бүген ничек яши? [+ФОТОЛАР]
Барыбыз да яратып караган "Клон" телесериалы героинясы-гарәп кызы Жадины уйнаган Джованна Антонелли Бразилия дә генә түгел, Россиядә дә бик зур популярлык казанган иде. Баксаң, Жади кинода гына түгел, чынбарлыкта да Мурилу Бенисиу (сериалдагы Лукас) белән гыйшык-мыйшык уйнап, аннан беренче баласын-улы Пьетроны тапкан икән.
-
Россия Дәүләт Думасы җанатар-хулиганнарга карата җәзаны катгыйлаткан
Яңа кертелгән төзәтмәләр нигезендә, тамашачылар бик каты тәртип бозганда 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Моңа өстәп, андый җанатарлар 15 тәүлеккә кулга алыначак һәм 1-7 елга кадәр рәсми спорт чараларында катнаша алмаячак.