12 апрель 2017 яңалыклары
-
Табиблар ветераннар янына килә
Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының сәламәтлеген тикшерү өчен табибларның мобиль бригадалары оештырылды. Аларга табиб-неврологлар, хирурглар, отоларингологлар, офтальмологлар керә. Әлеге бригадалар йөри алмаган авырулар янына үзләре бара. Ветераннарның сәламәтлеген тикшерү 20 апрельдән башлана. Моннан тыш, шәһәр хастаханәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен барлык уңайлыклары булган махсус бүлмәләр дә барлыкка...
-
“Тоталь диктант” нәтиҗәләре нинди?
Чаллыда "Тоталь диктант" ике мәйданда узды. Әлеге чарада Чаллы дәүләт педагогия университетында 121, ИЭУПта - 74 кеше катнашты. Алар арасында студентлар да, лаеклы ялдагы кешеләр дә бар иде. Диктантны 10 шәһәрдәшебез "5"легә язган. Быел текстны Россия язучысы Леонид Юзефович әзерләгән.
-
Чаллы товары Кытай кибетләрендә
Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты җитештергән бәдрәф кәгазье Кытай кибетләрендә сатыла икән. Үзләре дөньядагы барлык танылган брендларның күчермәсен ясарга оста кытайлыларны безнең товарның сыйфаты җәлеп иткән күрәсең. Комбинаттан әйтүләренчә, Россия күләмендә туалет кәгазье җитештерү базарында чаллылылар 15 процентны биләп торалар икән. Ә безнең кәгазьнең Кытайга барып җитүе Ерак Көнчыгышка җибәрелгән товарның бер...
-
Салым инспекциясе чакыра
Чаллы салым инспекциясе 14-15 апрельдә үз бинасында "Ачык ишекләр көне" Бөтенроссия акциясе үткәрә. 14 апрельдә 8-20, 15 апрельдә 10-15 сәгатьләрдә биредә эшләүчеләр салым түләүчеләрне кабул итәләр. Салым инспекциясе хезмәткәрләре декларация кампаниясенең 2017 елның 2 маена кадәр баруын искәртә. Шул вакытка декларация тапшырмаган кешеләрне салым җаваплылыгына тарту каралган. Штраф күләме -...
-
Икенче “Лента”
Чаллыда, элеккеге ПАТП урынында "Гранд Вояж" сәүдә-күңел ачу үзәге ачарга җыенганнар иде. Тик хәзер әлеге карар үзгәрде. Биредә шәһәрдә икенче "Лента" сәүдә үзәге төзеләчәк. Башкарма комитетның куллану базары бүлеге башлыгы Раиса Солтанова әйтүенчә, бүгенге көндә проект эшләрен килештерү процессы бара. Шәһәрнең баш архитекторы үзәкнең фасадын расларга тиеш. Шуннан соң төзелеш...
-
Башкортстанда бал кортлары күпләп үлә башлаган
Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә. Умартачылык продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр берлеге вице-президенты Сергей Мөлеков хәбәр итүенчә, моңа вирус инфекциясе сәбәпче булуы ихтимал. "26 районның 160 умартачысыннан алынган мәгълүмат бар. Бал кортларының үлеме 80-90 процент тәшкил итә. Алтайда, Оренбур, Самар өлкәләрендә һәм Адыгейда охшаш хәл күзәтелә", дип хәбәр итте ул...
-
Чаллыда 67 автобусны урлау буенча суд эше башланды
Чаллы шәһәр судында "Экспресс-Кама НЧ" һәм "ПАК-Инвест" предприятиеләренең элеккеге директоры, 49 яшьлек Фәргат Нәбиевка карата җинаять эше карала башлады. Ул "Хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдәге мошенниклык" маддәсе буенча гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 һәм 2014 елларда Нәбиев, фирма җитәкчесе буларак, оештыручыга әйтмичә,...