15 апрель 2017 яңалыклары
-
Силикагель нәрсә ул?
Әйбер сатып алганда эчендә яткан кечкенә капчыкка игътибар иткәнегез бармы? Силикагель дип атала ул. Шушы нәни капчыкка дым тарта торган вак кына махсус шарчыклар тутырылган. Гадәттә без аларны ташларга өйрәнгәнбез. Ә тормыш-көнкүрештә аларның файдасы да бар икән.
-
Ядро коралын кулланмаслармы?
Дөньялар тыныч түгел. Кореянең Хезмәт партиясе Үзәк комитеты һәм Дәүләт Советы рәисе урынбасары Чхве Рен Хе әйткән сүзләр күпләрне борчыуга салды. Аның белдерүенчә, Төньяк Корея АКШ агрессиясенә ядро коралы белән җавап бирергә әзер. Бу хакта "Лента.ру" хәбәр итә.
-
Музейларга керү бушлай
18 апрель- Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау көне. Бу уңайдан Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак, дип хәбәр итә музей-тыюлык сайты. Бу көнне музейларда төрле чаралар, һәйкәлләрне, тарихи урыннарны саклауга кагылышлы конференцияләр, гадәти көннәрдә ябык булган тарихи биналарга экскурсияләр үткәрергә дә җыеналар.
-
Арзаная башлады
Быелның башыннан Русиядә кайбер азык-төлекнең бәясе төшкән - алар 15-20 процентка арзанайганнар. Бу беренче чиратта яшелчә һәм җиләк-җимешкә, шикәргә, сыек майга, онга, чикләвекләргә, кипкән җимешләргә, ит һәм балык кәтлитләренә кагылган. Ретейлерлар, ягъни азык-төлек белән сату итүче зур сәүдә челтәрләре вәкилләре әйтүенчә, бәя төшү беренче чиратта рубльнең ныгуы белән бәйле икән.
-
Яллар көтә
Халыкны алда 7 көн ял көтә. 29нчы һәм 30нчы апрель, 1нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме буларак, ял көннәре. Җиңү көне уңаеннан исә 4 көн эшләмибез: 6нчы май (шимбә), 7нче май (якшәмбе), 8нче май (дүшәмбе, 7нче гыйнвардан ял көне итеп күчерелде), 9нчы май - Җиңү көне (сишәмбегә туры килә...