16 апрель 2017 яңалыклары
-
Һава торышы бозыла
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында хәбәр җиткерде. 17 апрельдә Татарстанда һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез кайбер районнарда җил секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда исә секундына 17 метрга кадәр җитеп көчәер дип фаразлана. 17 апрельдә төнлә Татарстан һәм Казан...
-
Паспортны ярты бәягә алу мөмкинлеге булдырылды
Дәүләт хезмәтләре порталында ташлама белән чит ил һәм гомумгражданлык паспортларын алу мөмкинлеге активлаштырылган. Бу хакта "Российская газета"га Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткән.
-
Май бәйрәмнәрендә артистлар нишли?
Тиздән май бәйрәмнәре якынлаша. Бу көннәрдә кемдер туган якларына кайтып ата-баба нигезен чистарта, кемдер өй юа, ә кемнәрдер табигатьтә ял итүне кулайрак күрә. Татар эстрадасы йолдызлары май бәйрәмнәрен ничек уздырырга уйлый икән?
-
Бушлай тикшерәбез дип шалтыратсалар, паспортыгызны өйдә калдырып барыгыз
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә юлланган түләүле медицина өлкәсенә кагылышлы шикаятьләр саны соңгы өч елда өч тапкырга арткан. Кешеләр табибларның төгәл мәгълүмат бирмәвеннән, стоматология өлкәсендәге хезмәтләрдән канәгатьсезлек белдерә. Иң күп мөрәҗәгатьләр косметология тармагындагы тәртип бозуларга карый.
-
Путин белән Медведевның узган ел күпме акча эшләгәннәре билгеле булды
Россия Президенты - 8,858 миллион, Хөкүмәт башлыгы исә 8,58 миллион сум керем алган. Кремль сайтанда урнаштырылган мәгълүматка караганда, Владимир Путинның 1,5 мең кв.метрлык җир кишәрлеге, фатиры (77 кв.метр), гаражы (18 кв.метр), "ГАЗ М21" һәм "Нива" автомобильләре, "Скиф" автоприцепы бар. Медведев исә 49 елга арендага алынган 47 сутыйлык җир кишәрлегенә, 367,8...