18 апрель 2017 яңалыклары
-
Шәһәр транспортында йөргән өчен Чаллыда бәяләр арта
Чаллыда май аеннан шәһәр маршрутларында хәрәкәт итүче җәмәгать транспортында йөрү бәяләре арта. Республика бәяләр билгеләү комитеты юл йөрү хакларын арттыру турындагы шәһәр транспорт предприятиеләре мөрәҗәгатен карап тикшергәннән соң, Чаллыда бәяләр бер якка барган өчен 23 сум тәшкил итәчәк. Бу бар төр җәмәгать транспортына да кагыла. Хәзер автокалада бер якка бару...
-
Чаллы кызы беренче урынны яулады
Ижевск шәһәрендә «Татар кызы-2017» VI Республика конкурсы узды. Ярышта 16-25 яшьлек 10 кыз катнашты. Конкурста катнашу өчен төп шарт: татар телен яхшы белү, ана телендә аралашу. Жюри кызларның татар телен һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, иҗади номер, шулай ук милли ризык әзерләүдәге осталыкларын һәм калфакларын бәяләде. Бәйгедә Чаллы кызы Назлыгөл Насыйрова...
-
Камада зур фаҗига: кешеләрне судан эзләү дәвам итә
Камада фаҗига - балыкчылар утырган көймә капланган. Шаһитлар көймәнең ярдан йөз метр ераклыкта әйләнеп капланганын хәбәр итә. МЧС хезмәте 31 һәм 28 яшьлек ике ирне, 25 яшьлек бер хатын-кызны коткарырга өлгерә. Ә тагын ике ирне таба алмыйлар. Суга батучы кешеләр алкоголь эчемлекләр кулланган дигән фараз да бар. Эзләү һәм коткару...
-
Кар явар, диләр
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзтеләчәк. Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак, күз күреме сизелерлек кими. Кар катламы ятарга мөмкин. 20-21 апрельдә...
-
Ахырзаман: 90 яшьлек бабай җенесен алыштырган
Бөекбританиядә Икенче бөтендөнья сугышы ветераны, 90 яшьлек бабай җенесен алыштырган. Питер Дэвис исемен документларда Патриция дип берничә ел элек үк үзгәрткән булган, хәзер инде менә операция өстәленә үк яткан. Ул кечкенәдән үк үзенең бүтән малайларга охшамаганын сизгән, аның кызлар кебек киенәсе, бизәнәсе-ясанасы килгән. 18е тулгач, 1945 ел башында сугышка алынган,...
-
Тукай энциклопедиясендә – Чаллы әдипләре
Узган ел ТР Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты Габдулла Тукай энциклопедиясен бастырып чыгарган иде. Анда бөек шагыйребез белән бәйле материаллар: аның әдәби мирасын төрле яктан яктырткан, тормыш юлын чагылдырган язмалар, әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр, сәнгать әсәрләре иҗат итүче авторлар турында белешмә тупланган. Шулай ук Тукай...
-
Мәчет картының 80 яшьлеге билгеләнде
Чаллының "Туфан" мәчетендә төрле истәлекле вакыйгалар уңаеннан мәчет картларын хөрмәтләү традициясе яши. 6 апрельдә өйлә намазыннан соң шундый чараларның берсе үтте - мәчет әһелләре мәчет аксакалларының берсе булган Фәнүс Миннеәхмәт улы Хафизовны 80 яшьлеге белән котладылар. Юбиляр адресына мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин күп җылы сүзләр әйтте һәм аңа истәлекле...
-
Төркиядә Эрдоган үлем җәзасын кайтарырга җыенуын белдерде
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган 16 апрельдә узган референдумның нәтиҗәләреннән соң үз стратегиясен тормышка ашыра башлады. Анадолу агентлыгы хәбәр итүенчә, бюллетеньнәр саналып беткән, Төркиядә президент идарәсе системына күчү өчен сайлаучыларның 51,41 проценты тавыш биргән. Референдумнан соң беренче эш итеп, Эрдоган үлем җәзасын кайтару турында игълан итте. Әгәр ул моңа ирешсә, Төркиянең...
-
Поклонники поздравляют 43-летнюю Наташу Королеву с беременностью
Наташа Королева взбудоражила своих поклонников, опубликовав в Инстаграме свой портрет в стиле мультфильма «Русалочка» и объявив, что она находится в ожидании чуда. Подписчики решили, что певица скоро станет мамой во второй раз, и наперебой принялись ее поздравлять. «А что за чудо?) Первое что пришло в голову это беременность)», «Наташенька, поздравляю...
-
Набережночелнинский отдел Росреестра Татарстана проведет «горячую линию»
18 апреля с 8:00 до 12:00 управление Росреестра по Республике Татарстан проведет «Единый день горячей линии». "Горячая линия" будет посвящена перечню необходимых документов для регистрации недвижимости. На вопросы жителей г.Набережные Челны ответят по телефонам 8(937)770-15-00 вн.3030, 3005, 3035, 71-38-31.
-
Ислам телеканалы булачак
Гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге медиапроект рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының милли мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә алыр иде. Бүген алдагы дүрт елга яңадан Татарстан мөфтие итеп сайлап куелган Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде. "Массакүләм мәгълүмат чараларына...