22 апрель 2017 яңалыклары
-
Чаллыда "Экологик трамвай" йөри башлады
Чаллыда "Җир көне" унаеннан "Экологик трамвай" акциясе үтә. Әлеге чараны Түбән Кама милли паркы оештыра. Аның максаты - тирә-юньдәгеләрне экология проблемаларына җәлеп итү, үзебез яшәгән җирлекне чүпләмәскә, сакларга кирәклеген искәртү. Акциядә Чаллының 4 мәктәбеннән укучылар катнаша. Алар рәсемнәр белән бизәлгән махсус трамвайга утырып һәм һәр тукталышта туктап, шәһәрдәшләребезгә махсус открыткалар...
-
Чаллы балалары Бөтенроссия телешоуында катнаша
Шәһәрдәшләребез Эвелина Гобәйди һәм Эмиль Хисамов "Балалар бозда" Бөтенроссия телешоуының читтән торып сайлау этабын уңышлы уздылар. 9 яшьлек бу балалар фигуралы шуу белән 3 яшьтән шөгыльләнәләр. Хәзер алар икенче этапка ярышырга Казанга юл тотачаклар, cынауларны уңышлы узсалар ярымфиналга барачаклар. Мәскәүдә дә уңыш елмайса, алар Сочидагы фигуралы шуу лагерына юллама белән...
-
Яңа төр КАМАЗлар җыя башладылар
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең автомобильләр җыю заводында КАМАЗ-5490 NEO машиналарын серияләп җыя башладылар. Әлеге йөк машиналарына заказлар кабул ителә. Апрель аенда барлыгы 135 машина җыелыр дип көтелә. КАМАЗ-5490 NEO да яңа буын техникасын кулланучыларның теләкләре исәпкә алынган. Перспективалы автомобильләр буенча баш конструктор Евгений Макаров әйтүенчә, төп басым ягулык багын зурайтуга ясалган.
-
“КАМАЗ” хезмәткәрләренең эш хакы артты
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятен хезмәт хакы 1000 сумга арткан. Моңа автомобильләрне, двигательләрне, көч агрегатларын сату күләмен арттыру нәтиҗәсендә ирешелгән. Ә табыш булгач автогигантта хезмәт хакы да арта.
-
Чаллылылар өмәгә чыкты
Бүген Чаллыда санитар чистарту икеайлыгы кысаларында шәһәркүләм өмә үтә. Чистарту эшләрендә 10 меңгә якын кеше - шәһәребезнең оешма-предприятие хезмәткәрләре, студентлар, укучылар катнаша. Алар шәһәр урамнарын, ишегалларын узган елгы яфрактан арындыралар, агач-куакларны тәртипкә китерәләр.
-
Чаллы театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерә башлый
Халык соравы буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерә башлый. Спектакль язучының "Сөмбел" китабы буенча куела һәм "Сагынырсың, мин булмам" дип атала. "Без Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган "Язмыш сынавы" спектаклен күрсәтеп, икенче куелышка акча туплый алдык, - дип сөйләде театр директоры Рашат Фәйзрахманов "Татар-информ" хәбәрчесенә....
-
Чаллы студенты Халыкара олимпиадада җиңде
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының 5 нче курс студенты Корбанова Алия Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада җиңү яулады. Алдынгыларны кичә, башкалабызның баскет-холлында, Бөтенроссия татар форумы кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе бүләкләде. Беренче урынга шулайук республикабызның 10 район-шәһәреннән һәм Башкортостан, Марий Эл, Пермь краеннан 4 укучы...