24 апрель 2017 яңалыклары
-
Безнекеләр булдыра
21 апрельдә башкалабызның Баскет-холл залында Бөтенроссия татар теле форумы узды. Анда татар теле буенча V халыкара олимпиада алдынгыларын, иң яхшы мәгариф учрежденияләрен, укытучыларны һәм "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шөкер, уңыш казанучылар арасында шәһәребез уку йортлары һәм анда белем алучы студентлар һәм укучылар да бар иде.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранын котладылар
Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү башланды. Беренчеләрдән булып шәһәрнең Комсомол районында гомер итүче Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия булган Михаил Кичигинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Җиңү бәйрәме белән район башлыгы Александр Кислов котлады һәм бүләк тапшырды.
-
Иң яхшы хезмәтләркәрләрне ачыкладылар
Чаллыда "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәтләркәрләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе, шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләжева, "Балкыш" балалар бакчасы мөдире Екатерина Яруллина бар.
-
Дисциплинаны бозу бәхетсезлеккә китерә
Шәһәр хакимиятендә хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссияутырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин алып барды. Ел башыннан Чаллыда җитештерүдә 6 бәхетсезлек очрагы булган, 2 кеше үлгән. Белгечләр әйтүенчә, бәхетсезлекләр күп вакытта эшне тиешле дәрәҗәдә оештырмау, дисциплинаны бозу, эш урынын тиешле дәрәҗәдә тотмаудан килеп чыга.
-
Игътибар: “Кайнар элемтә”
Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берлеге республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе белән берлектә 26 апрельдә "Хатын-кыз игътибары" дип исемләнгән "кайнар линия" үткәрә. Гомуми белем мәктәпләренә беренче сыйныфка укучылар кабул итү һәм балаларның җәйге ялына кагылышлы сорауларны 8-19 сәгатькә кадәр (843) 236-00-71, 236-40-17, 236-40-62 телефоннарына шалтыратып җавап алырга була. Сорауларга министрлыклар...
-
Ветераннарга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
Татарстанның Юстиция министрлыгы 27 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештыра. Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Татарстанның медик-социаль экспертиза баш бюросы, төрле министрлыклар, Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма...