27 апрель 2017 яңалыклары
-
Чаллы яшьләре игелекле эшләр кылды
"Язгы игелек атнасы 2017" Бөтенроссия акциясе кысаларында Яр Чаллыдагы "Орион" яшьләр үзәге 800 дән артык төрле чара үткәрде. Анда 10 меңнән артык шәһәрдәшебез катнашты. Чаралар "Яр Чаллыдагы игелекле эшләр үзәге" иҗтимагый оешмасы һәм Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә, "Игелекле эшләр уены 2017" марафоны рәвешендә оештырылды.
-
Тукай рухы яши күңелләрдә
Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды. Бу көн республикабызда Туган тел көне буларак олылап билгеләп үтелде. Башкалабыз Казанда узган шигърият бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр катнашып, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
-
Чаллы мәчетләрендә өмәләр үтте.
Чаллы мәчетләрендә мәчет яннарын, территорияләрен җыештыру, мәчет биналарының эчке өлешен юуу, чистарту буенча өмәләр узды. "Туфан" мәчетендә ошбу саваплы эшкә 46 кеше катнашты. Мәчет картлары белән беррәттән яшьләр дә себерке, тырма тотып Аллаһ йорты биләмәләрен чүп-чардан чистарттылар. "Нур-Ихлас" мәчете территориясен чистартуда 20 дән артык кеше үз өлешен кетте, бу эшкә...
-
Еланны тап!
Әлеге сүрәтне Твиттерга бер кыз куйган, чыннан да корыган яфрак төсле елан монда сурәтләнгән.Ул рәсемнең уртасында бөгәрләнеп яткан.
-
Татарстанда чүплектә яңа туган сабыйга тап булганнар
25 апрель көнне Яр Чаллының медицина үзәге территориясендә урнаштырылган бер чүп савытыннан тере яңа туган сабый табып алганнар. Беренче фаразлар буенча кыз балага бер ай тирәсе. Хәзерге вакытта бу хәл буенча тикшерү эше бара. Баланың сәламәтлеге кәнагатьләнерлек бәяләнә. http://matbugat.ru/news/?id=18635
-
“Чаллы сиреннәре” шаулап чәчәк аткан мәлдә
Гыйнвар аенда арабыздан Чаллыда яшәүче талантлы композитор Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Гобәйдуллин китеп барды. Үзенең кабатланмас җырлары белән халкыбыз йөрәгенә кереп калган авторның 20 майда туган көне. Бу көнне аның якты истәлегенә багышлап Энергитек мәдәният сараенда зур әдәби-музыкаль кичә була. Анда композиторның иҗатташ дуслары, җырчылар, дуслары, шагыйрьләр, мәдәният һәм...
-
Прокуратура Татарстанның бер мәктәбендә төшерелгән ГАУГАЛЫ ВИДЕОязманы тикшерәчәк
Бу видеоны Чаллыдагы 18 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфта укучы балаларның ата-аналары яшертен камера ярдәмендә төшергән. Укытучының балаларга кычкыруы төшерелгән язма "ВКонтакте" челтәрендә пәйда булуга ук бик зур шау-шу куптарды. Нәтиҗәдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кыска вакыт эчендә әлеге инцидентны һәм язманы тикшерергә боерды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән...
-
Тынычлык проспектын әйләнеп үтегез
Чаллының Тынычлык проспектындагы чокырланы ямау башланды.Бу шәһәрнең иң күп транспорт йөри торган урамы. Асфальтның бозылуына һава шартлары да тәэсир итә.Май бәйрәмнәренә биредә эшне төгәлләргә тырышалар. Машина йөртүчеләрнең ремонт барган көннәрдә аеруча кирәк булмаган очракларда Тынычлык проспекты аша үтмәүләре сорала. Сез бөкеләрдә торып вакытыгызны да югалтасыз, юл төзекләндерүчеләргә дә комачау итәсез.
-
Әдипкә ярдәм күрсәтик
Күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим каты авырудан катлаулы операцияләр кичерде. Бүген әдип өендә генә, хәле төрлечә. Аякка басу өчен дәвалану курслары үтәргә кирәк. Язучы кыйммәтле даруларга да мохтаҗ. Хөрмәтле милләттәшләр, әдипкә ярдәм йөзеннән аның китапларын сатып алып финанс ярдәме күрсәтсәгез иде. Айдар Хәлимнең китапларын татар китаплары сатыла...
-
Яндырырга ярамый!
Май бәйрәмнәре күп кенә шәһәрдәшләребез өчен шашлык пешереп, бакча эшләре сезонын ачып җибәрү вакыты булып тора. Әмма "Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна учреждениесенең җитәкчесе Рөстәм Юмагулов кисәтә - үләннәрне яндырырга һәм учак, мангалларда ризык пешерегә ярамый! Сәбәбе - Татарстан Республикасы территориясендә 15...
-
КАМАЗ ҮЗ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ 13 НЧЕ ПРЕМИЯ ӨЛӘШӘ
Ел башыннан күп санлы ял көннәре яки тулы булмаган эш атналары белән эшәсә дә КАМАЗ үз хезмәткәрләренә 13 нче хезмәт хакы түләргә булган. Бу хактагы күрсәтмәгә автогигантның генераль директоры Сергей Кагогин кул куйган инде.Аны эшчеләр 14 инюньдә май ае хезмәт хакы белән бергә алачаклар. Күпчелек җитештерү предприятиеләрендә, оешмаларда күптән инде...
-
Шигърият бәйрәменнән репортаж
"Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген... бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" Бу юлларны әйтерсең лә бөек Тукай үзенә багышлап язып калдырган. 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне, инде ничәмә елдан бирле "Шигърият көне" буларак билгеләп үтелә. Бүген республикада зур бәйрәм. Ул балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә дәвам итә....