26 май 2017 яңалыклары
-
Тәравих намазларына ашыгыгыз!
26 майда, кояш баю белән рамазан ае башланды. Әлеге кадерле көннәрне мөселманнар тагы да күбрәк изгелекләр, гыйбадәтләр кылып үткәрергә тырыша. Тәравиз намазлары моның өчен менә дигән мөмкинлек. Аны, гадәттә, мәчеттә укыйлар һәм әлеге сөннәт намазның өстенлекләре бик күп. Түбәндә сүз алар хакында.
-
Чаллыда “Хәвефсез тәгәрмәч – 2017” бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар
Автокалада 14 нче тапкыр "Хәвефсез тәгәрмәч - 2017" республика бәйгесе үтте. Анда бәйгенең район, шәһәр этапларында җиңү яулаган 9дан 11 яшькәчә балалар катнашты. Барлыгы - 232 кеше, 58 команда. Ярышлар 23 майда башланып, автокаланың "Солнечный" савыктыру лагеренда өч көн буена дәвам итте. Җиңүчеләрне 26 май көнне Яр Чаллы шәһәренең 1...
-
Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан
Автокалада чираттагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды. Анда ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Юрий Ставниченко катнаштылар.
-
Хәләл ризыкны ничек сайларга?
Бүген кич мөселманнар Изге Рамазан аена аяк баса. Халык җомга кичендә, кояш баегач, беренче тапкыр тәравих намазына җыелачак. Ураза тоту мөселман кешесе өчен фарыз булган төп биш багананың берсе санала. Быел изге аебыз 27 майдан 24 июньгә кадәр дәвам итә. Халыкны борчыган иң четрекле сорауларның берсе - ураза тотканнан соң...
-
"Яшьләр көне – 2017"гә Елка килә
24 июнь көнне Чаллыда "Яшьләр көне - 2017" узачак. Узган елдан аермалы буларак, быел барлык бәйрәм чаралары Мәйданда оештырыла. "Яшьләр көне"н кичке сәгать дүрттә интерактив мәйданчыклар эше ачып җибәрә. Алар Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып Мәйданга кадәр территория буенча урнаштырыла.
-
Чаллыда ачылучы яңа оешмага хезмәткәрләр кирәк булачак
"Кама-Трейд" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Чаллыда 570 миллион сумлык сервис металл үзәге төзи. Бу предприятие 3 мм-25 ммлы металлны югары сыйфатлы чистарту белән шөгыльләнәчәк. Елына 120 мең тонна металл эшкәртү планлаштырыла. 2019 елга 131 өстәмә эш урыны булачак. "Кама-Трейд Татарстан" компаниясенә проектны гамәлгә ашыру өчен Россия моношәһәрләр фонды 228 миллион сум...
-
Чаллыда зур склад төзи башладылар
Чаллының Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты Европаның алдынгы компанияләренең берсе белән автоматлаштырылган күп яруслы гофротара склады төзү турында контракт төзеде. Ул 15 мең паллет урынга исәпләнгән. Проектны эшләү башланган инде.
-
Курорт җыемын кертергә җыеналар
Хөкүмәт Дәүләт Думасына курорт җыемы турындагы канун проектын керткән. 2018 елдан, эксперимент рәвешендә, курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен җыем алырга ниятлиләр. Салымны Кырым, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләренә шифаханәләр һәм кунакханәләрдә ял итәргә баручылар түләячәк.
-
Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Сезне Изге Коръән иңә башлаган иң кадерле аебыз Рамазан Шәрифкә аяк басуыбыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Бу айда без Аллаһының чиксез рәхмәтләренә һәм хикмәтләренә гаҗәпләнеп туймыйбыз. Рамазанда безгә тәүлек әйләнәсендә гыйбадәт кылу, төрле изгелекләр эшләү мөмкинчелеге бирелә. Көн яктылыгында ашаудан, эчүдән тыелып тору - ул гыйбадәт. Сәхәр ашау, авыз...