31 май 2017 яңалыклары
-
Наркотик таратучылар хакында хәбәр итегез
Агымдагы елның 5 ае эчендә законсыз әйләнештән 10 кг артык наркотик матдә алынган. Нигездә алар синтетик наркотиклар. Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта шәһәрнең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә бүлегенең оператив тикшерүчесе Илгиз Богданов әйтүенчә, шәһәребездә наркотикларны контактсыз ысул белән, ягъни билгеләнгән бер урынга яшереп, тарату киң таралган. Гадәтттә, җинаятьчеләр...
-
Һәр кәшәкәне чемпионнарга ясаган кебек эшлиләр
Август аенда Яр Чаллыда хоккей кәшәкәләрен җитештерүче "ЗаряД" заводының эшләвенә бер ел тула. Үзенчәлекле предприятиене шәһәребездә өч мәртәбә дөнья чемпионы һәм дүрт тапкыр Гагарин Кубогы иясе булган, танылган хоккейчы Данис Зарипов ачты. Әлеге завод Россиядә хоккей кәшәкәләрен җитештерүче бердәнбер предприятие булып санала.
-
31 май - балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләрең һөнәри бәйрәме
31 май көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яр Чаллыда әлеге бүлекне 14 еллап Римма Искандрова җитәкли. Балаларның сәламәтлеген һәм аларның яшәү шартларын аның белән бергә 53 инспектор кайгырта.
-
В Татарстане курица снесла яйцо с надписью «Аллах»
В Дрожжановском районе местная жительница увидела на яйце надпись «Аллах». Чудо-яйцо снесла домашняя курица, женщина сразу же отнесла его в мечеть. Там имамы подтвердили, что вязью действительно написано имя Аллаха.
-
Чаллы фотографы Линар Мухтаров: "Фотога төшерү өчен гомер буе өйрәнергә кирәк"
"Талантлы кеше - бар яктан да сәләтле", - дип әйтәләр мондый кешеләр турында. Һәр һөнәр бихисап зур тырышлык сорый. Ә менә күп төрле һөнәрләрне үзләштергән кешеләргә карап соклану уяна, хөрмәт арта. Кыскасы, нинди генә өлкәгә кагылма, барысын да су урынына эчәләр алар. Сүземне Чаллының танылган фотографы Линар Мухтаров белән бәйлисем...
-
Бүләк алсаң – белеп сайла
Уенчык сатып алу - мөһим һәм җаваплы эш. Чөнки һәрберебез өчен аларның куркынычсыз булуы кирәк. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә нинди генә уенчыклар юк. Шулар арасыннан сайлап алганда түбәндәге кагыйдәләргә игътибар бирергә киңәш итәбез.
-
Ипотекага түләү өчен терминалны урлаган
24 май көнне хокук сакчылары акча түләү терминалы урлану турында хәбәр ала. Аппарат шәһәр ягулык станциясендә урнаштырылган булган. Көндез аны ике кеше алып киткән. Салынган зыян күләме 95 мең сум белән бәяләнде. АЗСта эшләүче хезмәткәрләрнең сүзе буенча көндезге сәгатьләрдә ике кеше ремонтка дип әлеге терминалны алып киткән. Озакламый полиция хезмәте...
-
Чаллы чиста булырга тиеш!
Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә язгы яшелләндерү, төзекләндерү айлыгы барышы тикшерелде. Шәһәребездә язгы санитар чистарту, төзекләндерү вакыты тәмамлану алдында. Инде кайбер нәтиҗәләр дә ясап була. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов әйтүенчә, ике айлык барышында 2518 га җир чистартылган, каты көнкүреш калдыклары полигонына 16 085 куб. м чүп чыгарылган,...
-
“КАМАЗ”ларны Филиппинга озаталар
2020 елга кадәр "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятеннән Филиппинга 1000 автомобиль җибәрү планлаштырыла. Бу Филиппинның Lifetruck компаниясе белән төзелгән меморандум нигезендә эшләнә. Проектны гамәлгә ашыру, автомобильләрнең модельле рәтләре һәм башка мәсьәләләр өстәмә рәвештә ачыкланачак һәм килешенәчәк. Бу илгә КАМАЗ-6520, КАМАЗ-6460 һәм КАМАЗ-65117 автомобильләрен озатырга планлаштыралар.
-
“Икенче сулыш” үзәге ачылды
Чаллыда яман шеш белән авыручыларга ярдәм йөзеннән "Икенче сулыш" социаль-психологик ярдәм үзәге ачылды. Әлеге үзәкнең эшчәнлеге яман шеш белән авыручыларга, аларның якыннарына психологик ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Шулай ук биредә ярдәм төркемнәре дә оештырылачак.
-
Эшмәкәрләр Чаллыга җыела
КФУның инжиниринг үзәгендә эшмәкәрләрнең чираттагы корылтае булды. Анда урта һәм кече эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Ә 14 июньдә Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек советы Чаллыда күчмә утырыш үткәрә.