5 июнь 2017 яңалыклары
-
Курыкмыйча ашыйбыз
"Роскачество" җитәкчесе Максим Протасов Русиядә җитештерелгән иң хәвефсез ризыкларны атады. - Без тикшергән көнбагыш маеның 54 проценты югары сыйфатлы, - диде ул. - Шулай ук, он, карабодай, дөге ярмасының сыйфаты яхшы. Безнең каты сортлы бодай оныннан ясалган макароннар Италиядә җитештерелгәннәреннән һич ким түгел. Аның сүзләренә караганда, Русиядә киемнәрне дә яхшы...
-
Кабат давыл көтелә
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда 6 июньдә иртән һәм көндез кабат һава торышының начарлануы турында кисәтә. Синоптиклар фаразлары буенча, урыны белән республика буенча көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15 - 20 метрга кадәр көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
-
Көймә сөйрәп килгән булган
Чаллының Мәскәү проспектында яңгыр явып күл барлыкка килгәч, Kamfish исемле балыкчылар клубы әгъзалары кызык өчен биредә кармаклар белән балык тоткан булып кыланып видеога һәм фотога төшкәннәр. Аллага шөкер биредә суны тиз арада сурыртып алдылар, яңгыр сулары агып китсен өчен куелган торбаларны чистарттылар. Юкса бирегә килеп коенып фотога төшәргә теләүчеләр дә...
-
Гаджет урынына спиннерлар?
Әле кайчан гына балалар арасында төрле төстәге вак резинкалардан беләзекләр үрү модада иде. Бүген яшүсмерләрнең башка кызыксынулары - авызларында бер сүз - спиннерлар. Кызым спиннер алыйк әле дигәч тә, гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, ул әлеге дә баягы безгә Америкадан килгән заманча уенчык икән.
-
Россия Федерациясе Президентына сорау бирү мөмкинлеге бар
15 июньдә көндезге 12.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә башлана. Чаллы халкы үзен борчыган сораулар, проблемалар белән Илбашына түбәндәге юллар белән мөрәҗәгать итә ала: Хәбәрләрне Бердәм эшкәртү үзәгенә шалтыратырга мөмкин. 8-800-200-40-40 номерына кәрәзле һәм өй телефоннарыннан шалтырату бушлай. 0-40-40 номерына Россия кәрәзле телефоны операторлары аша SMS...
-
Челнинская пара погибла в ДТП, возвращаясь со свадьбы
В ДТП на трассе «Джалиль - Сарманово» вчера, 4 июня, около 14.30, погибла супружеская пара из Набережных Челнов. Как узнали «Челнинские известия», супруги возвращались со свадьбы. ЧП произошло на 31-м километре автодороги. По предварительной версии, 60-летний мужчина уснул за рулем легкового автомобиля «Лада Калина» и врезался в «Мерседес» с прицепом.
-
Хабиевлар гаиләсендә дүртенче бала туды
1 июнь көнне шәһәребезнең танылган Хабиевлар гаиләсендә кыз бала туды. Аңа Сәидә дип исем кушканнар. Сабыйның авырлыгы 3692 кг, буе - 53 см. Сәидә - Хабиевлар гаиләсендә дүртенче бала. Аның ике абыйсы һәм бер апасы бар.
-
Боз яварга мөмкин
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда иртәгә боз явачак, дип хәбәр итә. Гарасат булуы да бар, көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15 - 20 метрга кадәр көчле җил исәчәк. Койма яңгырларның күпләп яуын да фаразлый синоптиклар. Чаллыда иртәгә көндез +12 градус җылы була.
-
Чаллыда агачлар ауды, урамнарны су басты
Чаллыда һава шартлары начараю аркасында Мәскәү проспектын су баскан. Бүген социаль челтәрләрдә кулланучылар, һава торышының кинәт начараюы нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшереп урнаштыра. Исегезгә төшерәбез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгыр һәм җилнең секундына 15-23 метрга кадәр көчәюе турында кисәткән иде. Бу фаразлар чынга ашты -
-
Җылы җәйнең кайчан киләчәген хәбәр иттеләр
Бүгеннән башлап Россиянең үзәк районнарында көннәр җылына башлый. Бу хакта "Российская газета"га Гидрометцентрның лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләгән. Бүген Мәскәүдә 17 градус тирәсе, температура җылына бара, әмма яңгырлы булачак. Сишәмбе инде 18-23 градус булачак. 7-11 июньнәрдә 20-25, кайбер көннәрдә 27 градус булыр дип көтелә. http://intertat.ru