Шəhри Чаллы

15 июнь 2017 яңалыклары

  • 15 июнь 2017 - 13:28
    Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов бушлай концерт белән килә
    Артистны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистларны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган. Артист 17 июнь, шимбә көнне килә....
    792
    0
    0
  • 15 июнь 2017 - 10:24
    28 илдә роумингсыз шалтыратып була, SMS җибәрергә мөмкин һәм интернет куллану да арзан
    15 июньнән Европа Берлегенә кергән илләр арасында мобиль роуминг өчен түләү бетерелде. Берлеккә кергән 28 илдә хезмәт күрсәткән һәр телефон операторы бәяләре хәзер бердәм булачак. "Бүген мобиль элемтәнең бердәм Европа базары чыннан да бердәм булган тарихи көн. Быел европалар җәйге ялларга киткәндә беренче тапкыр кесә телефоннарын һәм интернетны өйдәге тариф...
    741
    0
    0
  • 15 июнь 2017 - 10:20
    Әлфия Авзалова Яңа Татар бистәсе зиратына Габдулла Тукай кабере янында җирләнәчәк
    (Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова соңгы юлга 17 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән озатыла. Бу хакта хәзер генә Татарстанның Мәдәният министрлыгында үткән киңәшмәдә билгеле булды. Татарның легендар җырчысы белән рәсми хушлашу сәгать 10да башлана, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте....
    532
    0
    0
  • 15 июнь 2017 - 06:53
    Тәрәзәдән сикереп үлгән
    Бүген төнлә Чаллының 17 нче комплексында яшәүче яшь әни алтынчы каттан тәрәзәдән сикереп һәлак булды. Аңа әле нибарысы 17 яшь кенә, тагы биш көннән генә 18 туласы булган. Камилла (һәлак булучының исеме) кичтән 25 яшьлек ире белән ачулашкан һәм тәрәзәдән сикерергә мәҗбүр булган. Яшь әнинең 4 айлык баласы калган. Мәгълүмат...
    922
    0
    0
  • 15 июнь 2017 - 06:37
    Чаллыда имам-мөхтәсиб сайланды
    Чаллыда имам-мөхтәсибне сайлау җыелышы булып узды. Анда шәһәрнең 15 мәчетеннән хәзрәтләр һәм дин әһелләре катнашты. Бертавыштан Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп Әльфәс хәзрәт Гайфулла сайланды, дөресерәге ул үз урынында калды. Шулай ук мөхтәсибәт каршында ревизия комиссиясе әгъзалары да сайланды. Җыелышта шәһәрнең барлык мәчетләре имам-хатыйбларына үз вазыйфаларын башкаруга рөхсәт биргән шахадатнамәләр тапшырылды.
    744
    0
    0
  • 15 июнь 2017 - 06:30
    Телләр турында канунны бозу өчен җәза бирелергә тиеш
    14 июнь Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясап, телләр турында канун үтәлмәгән очракта җәза булдыруны кертергә кирәк дип белдерде. Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов Казанда һәм башка район-шәһәрләрдә элмә такталар мәсьәләсе кискен тора диде. Бу проблемны хәл...
    744
    0
    0
  • 15 июнь 2017 - 06:00
    Хуш, Әлфия апа!
    Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды. Бу милләтебез өчен зур кайгы. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. Халкыбызның олы кайгысын уртаклашабыз. Татарның ике бөек моңлы шәхесләренең берсе ул иде. Икенчесе Илһам абый...
    506
    0
    0
Реклама