Шəhри Чаллы

19 июнь 2017 яңалыклары

  • 19 июнь 2017 - 12:39
    2017 елда фитра сәдакасы, зәкәт һәм фидия күләме күпме һәм кемнәргә тиеш?
    Мөселманнар бер ел дәвамында зарыгып көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланырга да күп калмады. Бөтен серлелеге, ниндидер бер рәхәтлеге, күңелләргә шифа һәм тынычлык, эшләгән изге гамәлләребездән алган канәгатьлек хисе белән узып бара ул. Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы...
    1106
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 12:02
    Чаллыда «Нива»да баручы 81 яшьлек пенсионер 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән
    Чаллыда «Шевроле Нива»да баручы 81 яшьлек пенсионер 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге. Юл һәлакәте ялларда Гидротөзелеш урамында, ГЭС поселогының 1 нче йорты каршында килеп чыккан.
    876
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 11:42
    Путин Россиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертте
    Россиядә тулы булмаган эш вакытын гамәлгә кую тәртибе, шул исәптән хезмәткәргә ял итү өчен тәнәфес күләме дә билгеләнде. "РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы федераль канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. Билгеләп үтелгәнчә, федераль канун нигезендә, СССР, РСФСР һәм Татарстан Республикасы Хезмәт кодексының кайбер...
    912
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 08:01
    БЕЗОПАСНОСТЬ ДЕТЕЙ
    За 5 месяцев 2017 года в огне пожаров погибло 3 детей, травмы различной степени тяжести получили 10 детей. Причинами гибели двоих детей явилось нарушение правил технической эксплуатации электрооборудования.
    0
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 07:23
    Күпер астында күргәзмә
    Чаллының иске бистәсендә, шәһәрне икегә бүлеп агучы Мәләкәс елгасы күпере астында гадәти булмаган күргәзмә эшли башлады. Анда автокаланың тарихы, күренекле шәхесләре һәм КАМАЗ төзүчеләре сүрәтләнгән фоторәсемнәрне урнаштырдылар. "Яр Чаллы тарихы объективта", дип аталган әлеге күргәзмә күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте инде. Аны хәтта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев та килеп карады....
    604
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 07:16
    "Шәһри Чаллы" бүләк уйната!
    "Сабан туе гүзәле -2017" шәһәр бәйгесенең финалы 29нчы июнь көнне Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында 19 сәгатьтә була. Шушы уңайдан, "Шәһри Чаллы" газетасы мәдәният идарәсе белән бергә 2 кешелек чакыру билеты уйната. Моның өчен бары тик газетабызның "Вконтакте" төркеменә язылырга һәм әлеге язмага репост ясарга кирәк. Нәтиҗәләр 28 нче июнь...
    48
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 07:02
    Татар дөньясы Әлфия Авзалова белән хушлашты. Матбугат.ру фотолары
    Татарның мәшһүр җырчысы, күпсанлы мактаулы исемнәргә ия легендар җырчы Әлфия Авзалованы бүген соңгы юлга озаттылар. Мәрәсим чарасына иҗат әһелләре, җитәкчеләр, сәясәтчеләр һәм Әлфия апаның яраткан тамашачысы килгән иде. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22...
    1257
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 06:38
    Балык үрчетәчәкбез
    Татарстан чит ил инвесторларын җәлеп итеп, балык үрчетәчәк. Аерым алганда, Норвегия инвесторлары Татарстан белән әлеге проектны тормышка ашыруда кызыксынуларын раслаган. Атлантика сөләйман балыгы, керкә, җәен - әлеге балыклар республикада үрчетелә башлаячак дип фаразлана. Хуҗалыклар Кама Аланында, Чистайда һәм Зәйдә була.
    787
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 05:50
    Җәмәгать тыңлаулары үтә
    20 июльдә хакимиятнең 400нче залында җәмәгать тыңлаулары була. Бу юлы анда җитештерү калдыкларын эшкәртү технологиясенең проект документы буенча фикер алышачаклар.
    816
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 05:47
    Чыгарылыш кичәләре башлана
    23 июньдә Чаллыда 8нче һәм 12нче мәктәпләр чыгарылыш кичәләрен башлап җибәрә. Аттестатларны мәгариф учреждениеләренең үзендә була, соңыннан егет-кызлар күңел ачу урыннарына китәчәкләр.
    843
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 05:43
    Укучыларны яңа дәреслекләр көтә
    Республикабызда 5 нче һәм 6 нчы, 7 нче сыйныфлар өчен татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр әзерләнде. Башлангыч мәктәпләр өчен "Татарстан мирасы" укыту әсбабы да булдырылды. Сынлы сәнгать, әйләнә-тирә мохит фәннәреннән дә яңа дәреслекләр әзерләнә. Аларда җирле материаллар урын алачак.
    776
    0
    0
Реклама