23 июнь 2017 яңалыклары
-
Финляндия татарлары "Сүрәләр һәм догалар" китабы чыгарды
Финляндия татарлары "Сүрәләр һәм догалар" китабының икенче өлешен чыгарды. Элегрәк чыккан беренче өлешен кирилл хәрефләренә дә күчереп Русия балаларына да таратканнар. Финляндия татар мәхәлләсе "Сүрәләр һәм догалар" дигән китапның икенче өлешен нәшер итте. Аның беренчесе 2014 елны басылган иде. Бу китапта өч тел кулланылган. Коръән сүрәләре һәм догалары гарәп телендә...
-
Исмәгыйль Шәрәфиевне соңгы юлга озаттылар
Кичә кич кайгылы хәбәр килеп иреште. "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат булган. Соңгы айларда Исмәгыйль абый яман чир белән авырый иде. Кызганыч, ул куркыныч авыруны җиңә алмады.Бүген иртәнге тугызынчы яртыда Салмачи бистәсендә якыннары, хезмәттәшләре Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашты. Ул туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк.
-
Рамазан ае бизәкләре
Изге Рамазанда Чаллы шәһәре мәчетләре яннарын, шәһәр проспектларын шушы айга багышланган баннерлар бизәде. "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин Рамазан ае белән котлау баннерын хәтта машинасына да урнаштырды. Сез рәсемдә "Кәүсәр", "Нур-Ихлас", Җәмигъ мәчетләре янындагы һәм "Каймак" рестораны Муса Җәлил проспектына урнаштырган баннерларны күрәсез.
-
“Ашыгыч ярдәм” ашыгып әйләнеп төшкән
Чаллыга кергән юлда Зәйдән авыруны алып кайтканда ашыгыч ярдәм машинасы капланган. Автовокзал каршында булган авариядә ике медицина хезмәткәре, авыру һәм аны озатучы булган. Врачларны һәм шоферны хастаханәгә салганнар, авыру һәм аны озата килүченең тәннәре сыдырылган һәм бәрелгән генә. Машинаның әйләнү сәбәбен ачыклау бара.
-
9 июля Татарстан ждет этап ралли «Шелковый путь»
Через территорию республики Татарстан международное ралли пройдет 9 июля. Как стало известно от руководителя проекта «Шелковый путь» Владимира Чагина, международное ралли 2017 года начнется 7 июля в Москве и завершится 22 июля в китайском городе Сиань. Аналогично предшествующему году, трасса ралли пройдет по трем странам, а именно по территории России,...
-
Чаллы сырасыннан туңдырма ясый башлаганнар
Чиләбедә Чаллыда җитештерелгән сырадан һәм сөт өстеннән туңдырма ясый башлаганнар."Тере сыра лабораториясе", дип аталган заводта сыраның ике төрле сортын чимал урынына кулланып бик тәмле туңдырма "иҗат иткәннәр". Дөресерәге Испаниядә шушы ук чималлардан туңдырма ясаганны белеп үзләре дә тәҗрибә үткәргәннәр. Моның өчен Чаллы сырасыннан да яхшырак эчемлек тапмаганнар. Бик яхшы һәм...
-
Газетага язылып калырга ашыгыгыз!
Вакытлы матбугатка язылу вакыты ахырына якынлаша. Яраткан газеталарыгызга язылып калырыга ашыгыгыз, дуслар. Бу көннәрдә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар арасында "Абунә бүләк ит!" акциясе активлаша. Шунысы куанычлы: җитәкчеләребез һәм халык вәкилләре арасында басма матбугатның әһәмиятен аңлаучылар күп.
-
"Шторм, яңгыр, ә миңа кәеф!": Элвин Грейның 2,5 ел буе көткән отпускыннан ФОТОлар
Элвин Грей һәм аның иҗат төркеменең эш графигы шундый тыгыз ки, аларның тын алырга да вакытлары юк. Радик үзе дә быел 2,5 ел эшләү дәверендә, ниһаять, беренче тапкыр отпуск алган. Җырчы Кытайның Хайнань ярымутравына ял итәргә киткән, дип язган идек. Штормлар, көчле яңгырлар еш булып торса да, бик озак көтеп...
-
Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар...
Күрше Тукай һәм Минзәлә районнарында Сабантуйлар 30 июньнән башлана, 1-2 июльләрдә дәвам итә. 30 июнь көнне Тукай районы Комсомолец поселогында һәм Минзәлә районы Урыс авылында милли бәйрәмне хозур кылырга була. 1 июльдә Тукайның күпчелек авылларында иртәнге 10-11 сәгатьләрдә Сабантуйлар була. Теләнче Тамакта, Бордыбашта 16.00 да бәйрәм башланып китә. Ә Сәет...
-
“КАМАЗ” Mercedes заводы төзи
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте "Есипово" индустриаль паркында (Подмосковьеда) Россиядә Mercedes заводы төзүдә катнаша. Завод нигезенә беренче таш салу тантанасында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв, сәүдә-сәнәгать министры Денис Мантуров, Daimler AG компаниясе вице-президенты Райнер Рюсс, "Мерседес-Бенц РУС" компаниясе генераль директоры Ян Мадея һәм башкалар катнашты.
-
Яшьләр көнендә лазертаг үтәчәк
24 июнь яшьләр көнендә "Форпост" үзәге "Полигон" актив ял клубы белән берлектә кызыклы, патриотик мәйданнар оештыра. Лазертаг хәрби-патриотик уены теләгән кешеләргә солдат ролен башкарырга мөмкинлек бирә. Теләгән кеше солдат ролендә хәрби хезмәт үти ала, снайпер һәм башка һөнәрләрдә үзен сыный ала. Шулай ук биредә кораллар күргәзмәсен карарга да мөмкин булачак.
-
“КАМАЗ” быел бер акциягә 42 тиен түли
Бүген "КАМАЗ"ҖАҖ акционерлары еллык нәтиҗәләр буенча җыелыш үткәрә. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов катнаша. Акционерлар яңа директерлар советын раслаячаклар.Ул 11 кешедән торачак. Советның составына Мәскәүдән югары түрәләр дә кертелер дигән фаразлар бар. Татарстанның элеккеге премьер-министры Илдар Халиковны советтан чыгарырлар, дигән сүзләр дә йөри....
-
Гаеткә ике көн калды
Тиздән Рамазан гаете. 25 июньдә барлык ислам дөньясы бәйрәм итә.Чаллы мәчетләрендә бу көнне бәйрәм намазы һәм хәзрәтләребезнең вәгъәгәзләре иртәнге 7.00 дә башлана. Моңа кадәр фитра сәдакасын биреп кую фарыз. Ураза тотмаган көннәр өчен быел бу сәдака бер көн өчен 200 күләменнән бирелә. Моны ТР Диния нәзарәте белгечләре билгеләде.
-
Зяб бистәсендә икенче "Лента" төзелә
Чаллыда икенче "Лента" сәүдә үзәге булачак. Гепермаркетны ЗЯБ бистәсендә Яр Чаллы проспекты белән Низаметдинов урамы киселешкән җирдә төзергә җыеналар. Үзәк янында 430 урынга исәпләнгән машина кую урыны, 9 метр киңлектәге җәяүлеләр юлы булачак. 4800 кв. метрлы сәүдә үзәге 9 айда төзелеп бетәчәк.
-
Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев илле картинасын Татарстан музейларына бүләк итәргә тели
Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев үзенең илле картинасын Татарстан дәүләт музейларына бүләк итәргә тели. "Мин үземнең гомерем буе язган иң яхшы картиналарымны, "Хәзинә" милли сәнгать галереясында күргәзмә ясап, җәмәгатьчелеккә күрсәтеп, матур итеп тапшырасым килә, - ди ул. - Рәссамнар өчен, "Хәзинә"дә күргәзмә оештыру - зур дәрәҗә". Рәссам картиналарының утызын -...