26 июнь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда Яшьләр көне үтте
Чаллыда быел яшьләр көне бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Гомумән, шәһәребез егет һәм кызлары бәйрәмне шулай зурлап билгеләп үтәргә лаек. Бу үзенә күрә яшьләр белән эшләүгә нәтиҗә ясау да. Шөкер, бу яктан автокалабыз республиканың башка шәһәрләренә үрнәк. Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Чаллы республика рейтингында беренче урын яулады.
-
Көн тудымы бездә- бәйрәм…
Әйе, җәйнең шундый чорына кердек: көн аралаш бәйрәмнәр җитте, дияргә була. Бу атнада 29 июньдә Чаллының Элеватор тавы бистәсендә 17.00 сәгатьтә Сабантуе үткәрелә. Шушы ук көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Сабантуе гүзәле-2017" матурлык бәйгесенең финалы. Анда 10 чибәребез милли бәйрәмебезнең быелгы гүзәле булу өчен көч сынашачак. Шунда "Шәһри Чаллы"...
-
Чаллыда хатын-кызларга ярдәм үзәге булдырырыга җыеналар
Төрле авыр хәлләргә юлыккан хатын-кызлар өчен Чаллыда махсус үзәк ,eklshshuf телиләр. Анда шәһәрдәшләребезгә психологик, педагогик һәм медицина ярдәме күрсәтәчәкләр. Шулай ук, хатын-кызларне эшле итү мәсьләсенә дә зур игътибар биреләчәк. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә җитди сөйләшү булды.
-
«Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» блокбастеры прокатка чыкты
25 июньдә Казанның "Мир" кинотеатрында «Мөхәммәт - Аллаһ илчесе» фильмы күрсәтелә башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди әлеге әсәрне 10 ел дәвамында төшергән. Ул Иран кинематографиясе тарихында иң зур бюджетлы картина булып танылды. Кино чыгымнары барлыгы 50 миллион доллар тәшкил итә.
-
Антальяда йөк машинасы 12 яшьлек Россия туристын бәрдергән
Антальядә йөк машинасы юлдан "зебра" аша чыгучы 12 яшьлек Россия туристын бәрдерә,дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Юл һәлакәте Кемер курорт шәһәреннән ерак түгел урында була. Кыз йөк машинасы капотында берничә метр сөйрәлеп бара. Җитди җәрәхәт алган кыз бала хастаханәгә озатыла. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. http://tatar-inform.tatar