28 июнь 2017 яңалыклары
-
Сабантуйга тәкәләр кайтты, Элвин Грей килә
Быел Чаллы Сабантуенда баш батырга бүләккә автомобиль бирмиләр икән, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Шәһәр хакимиятендә, Сабантуен оештыру комитетында батырга барыбер традициядән тайпылмый машина һәм тәкә бүләк итәргә кирәк, дигән фикердә торалар. Тиздән бу ачыкланачак. Сабантуй фондына автомобиль алырлык акча тупланган инде. Тәкә, дигәннән инде өч баш хайванны Түбән Кама...
-
Чаллыда ишегалды юлларын ремонлый башларга ният иттеләр
Яр Чаллыда утыз елдан артык бер тапкыр да ремонтланмаган ишегалды һәм йортлар арасындагы юллар байтак. Шәһәрдә һәр ел саен зур проспектларны, урамнарны төзекләндереп киләләр. Әйтик, өченче ел Сөембикә проспекты ремонтланса, узган ел Чулман проспекты яңартылды. Быел исә юл ясаучылар Мәскәү прооспектына тиз темпларда асфальт җәяләр. Чыннан да йортлар арасындагы юлларга...
-
Гөлнара Тимерҗанова: “Улымның уенда акча туздыру гына”
Улым Иделгә тиздән 18 яшь тула. Көллияттә программистлыкка укып йөри. Әмма уку теләге юк. Белмим инде, бүгенге баланың бернинди дә омтылышы юк. Заманында Англиягә укырга җибәрергә мөмкинлек бар иде, әмма үзе теләмәде. Уенда бары тик кызлар һәм акча туздыру гына. Мөгаен, тиздән армиягә китәр ул. Җәлләмим, җибәрәм, бераз тормышның нәрсә...
-
Казан һәм Чаллы икенчел торакка иң югары бәяле шәһәрләр рейтингына кергән
Казан һәм Чаллы икенчел торакка квадрат метр өчен иң югары бәяле Россия шәһәрләре рейтингына кергән. Мондый мәгълүматларны Domofond.ru порталы май ае өчен китерә. Шул рәвешле, Казан 9нчы урында (кв.м. өчен 67026 мең сум), ә Чаллы 26 урында (кв.м.өчен 47211 мең сум) урнашкан.
-
Матросскинның акчаларыннан җилләр очкан...
"Простоквашинода каникуллар" мульфильмыннан тавышы һәр балага да таныш Олег Табаков миллионнарыннан колак каккан. Ул 677 миллион сум акчасын "Клиентский" банкына салган булган. Банк җитәкчелеге аның акчасын, кредит афералары ярдәмендә, әйләнештән алган һәм юкка чыккан.Әлеге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре финанс оешмасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Илья Волосевичны һәм шушы ук вазыйфаны аңа...
-
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә алты яшьлек малай өйдә бала кулы җитәрлек урында яткан мылтыкны уйнарга дип ала. Уен вакытында ул ялгыш дүрт яшьлек сеңлесенең башына ата. Коточкыч фаҗига ата-ананың битарафсызлыгыннан килеп чыга. Өйдәге корал махсус сейфта сакланырга, патроннары алып куелган булырга тиеш.Тикшерү органнары саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше...
-
Чаллы янында 55 яшьлек хатын-кыз коеда батып үлгән
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Чаллы янында 55 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен коеда тапканнар, ул Нократ Аланыннан кунакка килгән булган Әлеге хәл кичә кич "Энергетик" бакчачылык ширкәтендә булган. Дачадагы кешеләрнең берсе күрше Подгорная урамындагы кишәрлеккә кереп, коеда хатын-кыз мәетенә юлыккан. Әлеге хәлнең сәбәбе билгесез. Суд-медицина экспертизасы мәгълүматлары буенча, мәет суда бер...
-
Милли мәктәп кирәкми дигән мифны юкка чыгарырга кирәк — Энгель Фәттахов
Милли мәгариф, татар телендә белем бирү һәм алу, аның укучылар, укытучылар, ата-аналар тарафыннан ни рәвешле кабул ителүе көн үзәгендәге иң "янып торган" сораулар булмаса да, актуаль булудан беркайчан да туктамый. Туган телгә, ана теленә бәйле әйберләр милли җанлы кешеләр күңелендә һәрвакыт кызыксыну уята. Икенче берәүләр исә кызыксынып кына калмый, ә...
-
Чаллы хакимиятендә автокаланың иң яхшы яшьләрен һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә иң нәтиҗәле эшләгән белгечләрен бүләкләделәр
Чаллы хакимиятендә автокаланың иң яхшы яшьләрен һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә иң нәтиҗәле эшләгән белгечләрен бүләкләделәр. Аларга хаким премиясе һәм стипендиясе бирделәр. Бүләкләү өч номинациядә уздырылды. Яшьләр белән эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән 8 белгечкә хаким премиясе бирделәр. 15 актив студент хаким стипендиясенә лаек булды. Яшьләр сәясәте өлкәсендә иң нәтиҗәле эшләгән 12...
-
Чаллыда кичке уеннар үтә
Мәдәният идарәсе "Эврика" үзәге белән берлектә "Кичке уеннар"ны башлап җибәрде. Биредә "Пар табышлы", "Өчле уен", "Мәче белән тычкан" уеннары оештырылды. Кич буена татар җырлары яңгырады. Киләсе чара 12 июльдә Гостев урамы 29нчы йортта урнашкан үзәктә була.
-
Заманында "фәйзрахманчылар" буларак танылган төркем Чаллыда гает үткәрде
Мөселман дөньясы Ураза гаетен 25 июнь бәйрәм иткән булса, халыкта "фәйзрахманчылар" дип танылган төркем гает намазына 27 июнь җыелды. Элек тә халыктан читтә булган, хәзер дә журналистлар белән очрашырга атлыгып тормыйлар. 27 июнь гает намазын "фәйзрахманчылар" иртәнге 8гә җыелып укыды. Ике бүлмәле фатирга 20ләп кеше сыйды. Алар башлыча Чаллыда торучылар....