Шəhри Чаллы

13 июль 2017 яңалыклары

  • 13 июль 2017 - 13:01
    Салмыш баштан тишек катамаранда йөзү фаҗигага китергән
    Чаллының "Салават күпере" ял базаы янында Чулман елгасында хатын-кыз батып үлде. Вакыйга туйдан башлана. Бирегә туганнарының туена килгән ир белән хатын туйлар үткәч, икенче көнне салмыш баштан яр буена йөрергә чыгалар. Алар шунда елга читендәге катамаранны күреп, аның белән "йөзеп" алмакчы булалар. Катамаранны суга этеп төшергәннән соң кереп тә утыралар....
    631
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 12:01
    Рөстәм Миңнеханов Элвин Грейның продюсерлык үзәгендә булды
    Популяр җырчы Элвин Грей Әлмәттә үзенең продюсерлык үзәген ачкан. Бу чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашкан. Җырчы билгеләп үтүенчә, әлеге үзәктә шөгыльләнүче балалар киләчәктә артист булып, югары дәрәҗәләргә ирешергә мөмкинлек алачак. Эстрада һәм татар мәдәниятенең үсешенә дә яхшы йогынты ясаячак....
    1081
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 10:26
    Чаллы табиблары тәҗрибәсен өйрәнергә килделәр
    Чаллыга Белгород өлкәсеннән бер төркем табиблар килде. Коллегаларын аларны шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре үз эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар. Визитның максаты - Белгород өлкәсе делегатларының Чаллы хастаханәсенең ашыгыч һәм югары технологияле медицина ярдәмен өйрәнеп үзләрендә безнең дәвалау алымнарын куллану, киләчәктә элемтәләрне яхшыртып хезмәттәшлек итү. Кунакларга хастаханәнең эш принципларын күрсәттерәр....
    1045
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 07:46
    ТНВ 2018 елдан соң да республикада аналоглы ысул белән тапшырулар алып барачак
    ТНВ 2018 елдан соң да, аналоглы телевидение федераль программаларны туктатканда да, республикада шул ысул белән тапшыруларны саклаячак. "Безнең ТНВның үз ешлык каналы бар, ТНВ башка телекомпанияләр кебек үк, үз режимында эшли ала - бу - аның хокукы, алар туктатыла яки туктатылмый, беркем дә мәҗбүрили алмый, - диде Россия телевизион һәм...
    1076
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 06:41
    Чаллыда эшләнгән җайланма яшь хоккейчыларга шәп бүләк!
    Танылган хоккейчы Данис Зариповның Чаллыда кәшәкәләр эшәп чыгаручы "ЗаряД" заводын ачканын һәр кеше беләдер. Әле ул Казанда "Победный бросок" исемле Хокей Үзәге ачты, бу спорткорылмасың Россиядә тиңе юк. Биредә яшь хоккейчылар 300 квадрат метр синтетик боз өстендә 7 мәйданчыкта алкабелән идарә итәргә, аны ничек уен вакытында йөртергә өйрәнәләр, ясалма чирәм...
    426
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 06:24
    В Набережных Челнах прошёл чемпионат по ползанию среди малышей
    12 июля на территории челнинского Дворца торжеств прошёл трогательный «Забег ползунков». По словам организаторов, конкурс приурочен к столетию со дня появления ЗАГСов. По правилам конкурса участвовать в нём могли малыши в возрасте от шести месяцев до четырёх лет. Соревнующихся разделили на три возрастных категории, в каждой из которых выбрали пять...
    737
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 05:43
    Мәскәүдә һава торышы начараю сәбәпле самолетлар очыш ясамый
    Аэрофлот һава торышының начар булу сәбәпле бүген Мәскәүдән очучы рейсларны кичектерде. Барысы 14 рейс. Очкычлар бүген Чаллының "Бигеш" аэропортына гына түгел, Париж, Берлин, Прага, Варшава, Таллин, Краснодар, Ростов, Тюмень, Минеральные Воды, Архангельск, Воронеж, Самара һәм Түбән Новгород калаларына да очмыйлар. Алай гына да түгел Европа илләренә дә самолетлар рейс ясамаячак.
    621
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 05:36
    Песков Кремльнең Шартнамә турында үз карашын җиткерәчәген әйтте
    Кремль Татарстан белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүен озайту мәсьәләсенә үз карашын җиткерәчәк. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. "Әлеге мәсьәләгә карата позиция формалашачак, һәм ул тиешле рәвештә җиткереләчәк, без сезгә әйтербез", дигән Песков ТАССка. Песков сүзләренчә, "якын атналарда Владимр Путинның Татарстан вәкилләре белән очрашуы көтелми". Сишәмбе Дәүләт...
    595
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 05:26
    Чаллыда Альп йорты стилендәге чаңгы базасы төзеләчәк
    Яр Чаллы проектчылары Яр буе паркында төзеләчәк күпфункциияле чаңгы комплексының төп бинасы нинди булачагын сөйләде. Аннан барлык шәһәр халкы файдалана алачак. Икенче бина исә профессиональ спортчылар өчен, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. Хәзерге вакытта Чулман проспектында, " Урман" тукталышы районында комплексның беренче бинасы төзелә. Төзелеш ел башында республика акчасы...
    578
    0
    0
  • 13 июль 2017 - 05:16
    Питрау бәйрәме була
    Якшәмбе, 16 июльдә, Чаллы ипподромында керәшен халкының гореф-гадәт, йолаларын чагылдыра торган Питрау бәйрәме уздырыла. Бәйрәмдә Алабугадан - "Ак каз", Чаллыдан - "Карендәшләр", "Казан айбагары", "Кама таңнары" фольклор ансамбльләре һәм шулай ук Татарстанның халык артисты Галина Казанцева чыгыш ясаячак. "Питрау көне"ндә гадәттә уздырыла торган аркан тартышу, кыр чәчәкләреннән гөлләмәләр җыю, каен...
    984
    0
    0
Реклама