18 июль 2017 яңалыклары
-
18 июль 2017 - 11:59Юыну өчен кулланылучы чараларда куркыныч кушылма табылганГалимнәр йорт һәм шәхси гигиена предметларын юу өчен кулланылучы чараларда 2 куркыныч кушылма булуы хакында хәбәр итә. Экспертларның игътибарын аммоний кушылмалары үзенә җәлеп иткән.
-
18 июль 2017 - 11:55Җәен кан басымын ничек нормада тотарга?Җәйге кызу көннәрдә кан басымы аеруча да «уйнарга» ярата. Берәүләрнең ул менеп китә, икенчеләр исә аны ничек күтәрергә белмичә аптырый. Табиблар гипертоникларга катгый рәвештә, эссе көннәрдә өйдә генә утырыгыз, ди.
-
18 июль 2017 - 11:27Чаллыда коры фонтан яңартылаКүпләр яратып өлгергән Тукай яр буенда быел, нишләптер коры фонтан ачылмады, дип яза "Челнинские известия" газетасы. "Ял һәм мәдәният паркы" предприятиесе директоры Рим Сафиуллин әйтүенчә, узган ел корылманың дренаж системасында бераз төзексезлекләр ачыкланган.
-
18 июль 2017 - 10:58Чаллы имамнарының чираттагы җыелышыЧаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Көн тәртибенең беренче соравы итеп Рамазан ае һәм Ураза гаете нәтиҗәләре каралды. Имамнарның һәрберсе бу сорау буенча хәбәр ясады. Имамнар хәбәр иткәнчә, Рамазан ае шәһәр мәчетләрендә зур активлык белән үтте, тәрәвих намазлары 20 рәкәгать укылды, барлык мәчетләрдә дә Коръән чыгылды. Фитыр садакалары мохтаҗларга, сукырлар...
-
18 июль 2017 - 05:59Сөембикә исеме Казанның яңа урамына биреләчәкЯзучы Фәүзия Бәйрәмованың Бауман урамына Сөембикә исеме бирү турындагы мөрәҗәгатенә җавап алынды. Фәүзия Бәйрәмованың татарча язылган мөрәҗәгатенә Казан шәһәре башкарма комитетының топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева җавап биргән. Хатта язылганча, шәһәр урамнарының атамалары тарихка бәйле, шуңа күрә комиссия Казан шәһәренең тарихын үзгәртергә омтылмый. Моннан тыш, урам исемен үзгәртү зур авырлыклар...
-
18 июль 2017 - 05:56КАМАЗ белгечләре балалар өчен өч көнлек һөнәрләр марофонын үткәрде"КАМАЗ" җәмгыятенең яшь белгечләре "Сәләт" халыкара яшьләр форумы рамкаларындагы өч көнлек һөнәрләр марофонында катнашты. Малайлар һәм кызлар форумда катнашучылар өчен ике һөнәри ориентация мәйданы әзерләде, механика җыю эшләре слесаре һәм инженер-технолог һөнәрләрен тәкъдим итте. 200дән артык бала һәм яшүсмер үзләрен төрле һөнәрдә сынап карады. КАМАЗ белән беррәттән "Форд Соллерс" җәмгыяте,...
-
18 июль 2017 - 05:35В Челнах полицейский со дна реки вытащил ребенка без сознанияНа днях произошло ЧП на реке возле Колокольного моста. На машине скорой помощи в КДМЦ около 19 часов доставили 10-летнего мальчика, который чуть не утонул. В настоящее время он находится в отделении реанимации. Состояние ребенка тяжелое.
-
18 июль 2017 - 05:31Минималь хезмәт хакының яңа күләме билгеләндеТатарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның июль башыннан Русия Федерациясе территориясендәге дәүләт һәм муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең айлык минималь хезмәт хакы 7800 сумнан да ким булмаска тиеш. Эш вакытының нормасын тулысынча үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомум суммасы (өстәмәләр, кабат түләүләр,...
-
18 июль 2017 - 05:17Татарстаннан хаҗ кылучыларга холера авыруы йокмаска тиешТатарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Хаҗ комитетында («ТР МДН ХАҖ») Татарстаннан хаҗ кылучыларга холера авыруы йокмас, дип ышаналар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә комитетның медицина хезмәткәре Рөстәм Фәхертдинов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хаҗ кылырга теләүче мөселманнарга холера авыруы турында кисәтү таратты. Белгечләр хаҗ кылучылар холераны йоктырып, туган якларына...