27 июль 2017 яңалыклары
-
Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/27/145183/
-
Атыштан соң бер ел үткәч
Узган елның җәендә Тукай районы зур Шилнә авылында Андрей Сажин атлы адәм исерек көе үз дустына ау мылтыгыннан ата. Яраланучыны Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салалар. Аны дәвалау өчен Мәҗбүри медицина иминияте фонды 21 мең сум акча сарыф итә. Бу сумманы фондка Сажин түләргә тиеш була, суд карары үз көченә керсә...
-
Төркиядә ике самолет бәрелешкән
Истамбул аэропортында Turkish Airlines авиакомпаниясе самолеты Казахстанның Scat авиалиниясе очкычы белән бәрелешкән. Бу хәл төрек самолетын аэропот бинасы яныннан таттырып барганда казах очкычы очу полосасына борылганда булган. Төрек һава судносының бортындагы 286 пассажирны икенче самолетка күчереп утыртып рейска җибәргәннәр.
-
Мәскәү проспектын тагын ике көнгә ябып торалар
Мәскәү проспектын янә ябып торачаклар. 28-29 июль көннәрендә проспекта трамвай юлларына (бу юлы ГЭСка барган якта) резина җәю сәбәпле Ак мәчет тукталышыннан Беляев урамына кадәр проспект ябыла. Җәмәгать транспорты бу көннәрдә Автозавод һәм Вахитов проспектлары аша Тынычлык поспектына чыга һәм Беляев урамыннан Мәскәү проспекты кабат кайтып хәрәкәтне дәвам итәчәк.
-
Марат Бәшәров Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәре нигезендә төшереләчәк фильмда уйнаячак
"Татаркино" хәбәр итүенчә, драматург Туфан Миңнуллин соңгы елларында язып калдырган "Мулла" әсәрен фильм итеп эшләүгә тотынган булган. Фильм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә төшерелә. Материалның күпчелек өлеше Әтнә районында төшереләчәк. "Мулла" пьесасын Әтнә театры сәхнәгә куйган иде һәм бу театр күрсәткән спектакль әсәрнең иң...
-
Казан һәм Чаллы фахишәләре фильмда төшкәннәр
Россия фахишәләре турында 8 серияле фильм төшергәннәр. Анда Казан, Чаллы "төнге күбәләк"ләре дә эләккән. Документаль фильмның исеме "Төнге смена"(Ночная смена) дип атала. Аны көз көне үзәк телеканалларның берсендә күрсәтәчәкләр. Фильмның режессеры Константин Райх 14 эре шәһәрдә булып фахишәләрнең тормышын күзәткән һәм төшереп барган. Фильмда Казан белән Чаллыдан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург...
-
Роспотребнадзор матурлык салонына йөрүче ир-атлар өчен үз тәкъдимнәрен бастырган
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) барбершопларда булучылар өчен тәкъдимнәр исемлеге бастырып чыгарган. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Идарә тармагы биредә эшләүчеләрнең гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар бирергә кирәклеген искәртә, кимчелекләр булганда Роспотребнадзорга хәбәр итүләрен сорый. Тәкъдимнәр исемлеге булдыру әлеге салоннарның популярлыгы үсүгә бәйле. "Россииядә хәзерге...
-
Бакчачылык турында канун кабул ителде
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы бер үк вакытта «урман амнистиясе» белән бергә бакчачылык турында канун кабул итте. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап бакчачылык участокларында торак йортлар төзергә һәм аны пастпортта яшәү урыны буларак күрсәтергә мөмкинлек бирә. Моның өчен җирле авыл советыннан рөхсәт алырга кирәк булачак. Бакча йортын рөхсәт кәгазеннән...
-
«КАМАЗ» выплатил акционерам половину дивидендов – 123 млн
«КАМАЗ» выплатил 123 млн 779 тыс. рублей своим акционерам - по 42 копейки за акцию. Решение о выплате дивидендов по итогам 2016 года, напомним, было принято на общем годовом собрании акционеров, которое прошло в Набережных Челнах месяц назад. - Выручка компании по итогам года превысила 133 миллиарда рублей, что на...
-
Мәскәүдә Явыз Иванга һәйкәл куелды
Мәскәүнең "Хакимнәр аллеясендә" (Аллея правителей) Явыз Иван патшага һәйкәл куелды. Аны башта Владимир өлкәсенең Александров шәһәрендә куярга планлаштырган булганнар, ләкин җәмәгатьчелек каршы чыккан. Сынчы Василий Селивановның Явыз Иван һәйкәлен Русия хәрби-тарихи җәмгыяте урнаштырган. Моңа кадәр "Хакимнәр аллеясендә" сынчы Зураб Церетелиның 33 бюсты тора иде. 2017 ел ахырына кадәр анда тагын...