Шəhри Чаллы

9 август 2017 яңалыклары

  • 9 август 2017 - 06:44
    Чаллы кызы футбол чемпионатының иң яхшы хатын-кыз капкачысы булган
    Башкортстанда хатын-кызлар арасында ил төбәкләренең футбол буенча Россия яшьләр беренчелеге тәмамланды. Салават шәһәрендәге турнирның финалында чемпионлык өчен 10 иң яхшы төбәк җыелма командасы көрәште. Бу хакта "Вести КамАЗа" хәбәр итә.
    790
    0
    0
  • 9 август 2017 - 06:29
    Капкачны тәңкә итеп ясаганнар
    Чаллыда Яңа шәһәр бисәсендәге бер банк янында канализация люгы капкачын гигант ун сумлык тәңкә итеп эшәгәннәр. Ә икенче зур ун сумлыкны чирәмгә урнаштырганнар. Хәзер бар кеше шушы "сәнгать шедевры"н карарга килә. Тәңкәләр шактый авыр, аларны урлап китә алмаячаклар, чөнки камералар күзәтеп тора. Подробнее: https://vestikamaza.ru/news/novosti-goroda/v-chelnakh-bankiry-pozolotili-kryshku-kanalizatsionnogo-lyuka/ Любое использование материалов допускается только при...
    798
    0
    0
  • 9 август 2017 - 05:41
    Баланы батып үлүдән коткарганнар
    Чаллыдан бер гаилә Кара диңез буена Краснодар өлкәсенең Юбилейное поселогына ял итә. Шулай су коенырга баргач, җиде яшьлек уллары өреп кабартыла торган матрас белән диңгездә йөзергә уйлый. Көтмәгәндә кинәт чыккан җил бала яткан матрасны ачык диңгез өстенә алып кереп китә. Ара бик ерак булганлыктан йөзеп барып тартып чыгарып булмый. Коткаручыларны...
    791
    0
    0
  • 9 август 2017 - 05:33
    Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә иткәннәр
    "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәрен татар теленә тәрҗемә эше тәмамланган. Ул 19 август көнне тәкъдим ителәчәк.Тәрҗемә эшендә барлыгы 13 кеше катнашкан. Һарри Поттер - инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм танылган романнар сериясе. Сериядә булган сигез китап та бестселлер булып күп телләргә тәрҗемә ителде. Дөньяда иң популяр китапларның берсе санала.
    1076
    0
    0
  • 9 август 2017 - 05:27
    “КАМАЗ” беренче сыйныф укучыларына булыша
    2017-2018 нче уку елында Чаллыда 8100дән артык бала беренче сыйныфка укырга бара. Аларның барысына да узган елгы кебек сертификатлар тапшырыла. Аның күләме автогигантта эшләүчеләрнең балалары өчен 1000 сум. Яңа уку елында аларның саны 1259. Ә башка предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең 6847 баласы 500 сумлык сертификат алачак. "Мәктәпкә барырга булыш" акциясенә...
    1208
    0
    0
  • 9 август 2017 - 05:25
    Кванториум “Тарих маршруты”н эшли
    "Кванториум" балалар технопаркы asp.net һәм argis системаларын файдаланып, "Тарих маршруты" кушымтасын эшләп җибәрде. Бу геолокациядән башлап мәгълүматларны туплаган цифрлы кушымта булачак. Анда теркәлгән кулланучылар мөстәкыйль рәвештә туган як буйлап сәяхәтләр төзи алачаклар. Виртуаль картада һәйкәлләр, музейлар, мәчетләр, архитектура комплекслары, тарихи һәм истәлекле җирләр урын алачак.
    1546
    0
    0
  • 9 август 2017 - 05:25
    Татарстанда баларны интерненттагы яман сайтлардан махсус программа ярдәмендә саклаячаклар
    Татарстан хөкүмәте медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү өчен 2017-2019 елларга чаралар планын раслады. Тиешле документны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, дип яза "Коммерсант". План кысаларында чараларны уздыруда төбәк министрлыклары, "Татмедиа" матбугат агентлыгы, Роспотребнадзор һәм Роскомнадзор идарәләре, Татарстан фәннәр академиясе, КФУ, прокуратура катнашачак, диелә. Хөкүмәт карарының үтәлешен контрольдә тоту республика...
    1196
    0
    0
  • 9 август 2017 - 05:17
    “Азатлык” кайчан әзер булыр?
    "Азатлык" мәйданын төзекләндерүнең беренче чираты агымдагы елның сентябрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш. Биредә Хәсән Туфан һәм Тынычлык проспекты киселешкән урында эшләр бара инде. Беренче этапта бәйрәмнәр үткәрү өчен урынны төзекләндереп, шәһәрнең төп вакыйгалар мәйданын тәртипкә китерү бурычы тора. Төп җәяүлеләр зонасын мәйданның үзәгеннән сәүдә комплексы ягына күчерәләр. Анда заманча яктыртылган...
    1273
    0
    0
  • 9 август 2017 - 05:15
    Чаллыда бишенче каттан егылып төшкән баланың хәле авыр
    Чаллыда йортның бишенче катыннан егылып төшкән биш яшьлек кыз баланың хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кама медицина балалар үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте. "Баланы башта, баш миенә компьютер томографиясе үткәрү өчен, Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә салдылар. Аннан соң аны Кама медицина...
    1538
    0
    0
Реклама