12 август 2017 яңалыклары
-
12 август 2017 - 15:11Чаллыда 4500 нче бала туганЧаллының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре 2017 елда дөньяга килгән 4500 нче баланың тууын теркәгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте җиткерә.Бала 7 августта Кама балалар медицина үзәгендә дөньяга килгән. Әти-әнисе - Регина һәм Рәмис Хисаметдиновлар балага Радмир дип исем кушкан. Малай гаиләдә икенче бала - апасына энекәш булган.
-
12 август 2017 - 08:01Техосмортны видеога төшерәчәкләрКөздән Россия хөкүмәтендә машинага техник тикшерү узганда яңа кагыйдәләр керетергә җыеналар. Техосморт узу процессын фото, видеога төшереп барырга кирәк, дип саный җитәкчелек. Техосморт узу ОСАГО полисы алу, машинаның торышын тикшерү өчен кирәк. Хәзер техник тикшерү уздырырга әзер булган шәхси оешмалар да җитәрлек.
-
12 август 2017 - 07:43Вирус йоктырсаңРоспотребнадзор Төркиядә энтеровирус инфекциясеннән зыян күрүчеләр өчен электрон «кайнар линия» ачкан. Бу хакта «Интерфакс» җиткерә. Мөрәҗәгатьләр «Төркия» билгесе белән Guryanova_EA@gsen.ru адресына кабул ителә.
-
12 август 2017 - 07:31Чаллыда - төсле марафонБүген Чаллыда "Кама ярыммарафоны" уза. Биредә катнашучылар 4, 10, 21 чакрым араны йөгереп үтәргә тиеш. Балалар өчен дә махсус дистанция каралаган. Оештыручылар һәр катнашучыга баш киеме, футболка, рюкзак һәм медаль вәгъдә итә. Узган еллардагыдан аермалы буларак йөгерешчеләрне волонтерлар быел төсле һәм куркынычсыз буяуларга коендырачак. Иң беренче булып стартка 14:30 минутта...
-
12 август 2017 - 07:27Укучыларга ярдәм итТатарстанда быел да «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уза. Бу унынчы тапкыр инде. Яңа уку елында Татарстанда I сыйныфка якынча 44 мең бала барачак, шуларның 9,2 меңе ярдәмгә мохтаҗ.