13 август 2017 яңалыклары
-
13 август 2017 - 14:40Татарстанның халык артисты Алсу Сафина Илеш районының Уяндык авылында кунактаБу - аның әтисе Рәлиф Сафинның туган ягы. - Балачакта без һәр җәйне авылга кайта идек, - дип искә ала җырчы. - Энем белән еш кына көтү көттек, башка хуҗалык эшләрендә булыша идек. Ул вакытта бүгенге тормышымны күз алдыма да китермәгәнмендер. Әмма әле ул чакларны сагынып искә алам.
-
13 август 2017 - 14:14"Күңелем бу авыруны җиңәсен сизә. Яхшы төшләр дә күрдем"20 яшьлек Алинә Фәрхуллинага мәрхәмәтле кешеләр ярдәме кирәк. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан авыру Алинәнең бөтен хыялларын челпәрәмә китерә. Тик төгәл диагнозны белгәч тә, алар күңелләрен төшермиләр, гаиләләре белән бердәм булып, авыруга каршы көрәшә башлыйлар.
-
13 август 2017 - 06:45"Простоквашино" мульфильмының яңа серияләре чыгачакБу хакта "Союзмультфильм" директоры Борис Машковцев хәбәр итте. "Простоквашино" совет мульфильмының яңа серияләре киләсе ел башында чыгачак. Машковцев билгеләп үткәнчә, "Союзмультфильм", яңадан белгечләрне җәлеп итеп, мультфильмны яңадан төшерү эшенә тотыначак. "Безнең мәңге яшь һәм мәңге кызыклы персонажларыбызның күп икәнен аңладык. Әле "Простоквашино" төшерелә, беренче сериясе киләсе ел башында дөнья күрәчәк",...
-
13 август 2017 - 06:37Ростуризм туристларга юлламалар өчен акчаны кире кайтарту тәртибен аңлатаРоссия туризмы хезмәте туристларга Төркиягә алынган юлнамәләр өчен акчаны, анда сәламәтлеккә куркыныч туу сәбәпле, кире кайтарту тәртибен аңлатты, дип яза "Известия". Киңәшләр әлеге хезмәтнең рәсми сайтында бастырылган. Идарә тармагы билгеләп үтүенчә, мондый очракта туристлар туристик продукт алу турындагы килешүне өзү өчен тиешле гариза белән туроператорга (яки турагентка) мөрәҗәгать итәргә хаклы....
-
13 август 2017 - 06:34Татарстанлылар Хаҗ сәфәренә китәБүген Казаннан беренче төркем дин әһелләре Хаҗга юл тотачак. Аларны Казан халыкара аэропортыннан туганнары гына түгел, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да озатты. "Ислам диненә тартылу елдан-ел арта, шуңа күрә Хаҗ кылырга баручыларның саны да үсә, - диде ул журналистларга. - Яшьләр күп килә. Быел Татарстанга...