18 август 2017 яңалыклары
-
18 август 2017 - 11:27Чаллыда 2 миллион сумга Коръән саталар?Шундый игълан Авито сайтында урнаштырылган. Чаллы шәһәрендә яшәүче Владимир исемле ир-егет кулдан язылган 17нче гасыр Коръән басмасын сата. Бу хакта "Матбугат. ру" сайты яза һәм игълан текстын да китерә. Менә ул: "Рукописный Коран с верой и любовью ко всевышнему Богу, к людям, животным, ко всему сущему..."
-
18 август 2017 - 07:39Балалар да , ата-аналар да шат"КАМАЗ" мәдәният сарае алдында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында чара үтте. Анда шәһәрнең Автозавод районында яшәүче күп балалы гаиләләрне чакырганнар иде. Быел беренче сыйныфка укырга баручыларны район башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады һәм аларга уку әсбаплары һәм кирәк-яраклары салынган бүләкләрне тапшырды. Шушында ук мәдәният сарае артистлары бик матур...
-
18 август 2017 - 06:30Чаллыдан Соль-Илецка баручы автобус белән гадәттән тыш хәл булганСоциаль челтәрләрдә, Чаллыдан Соль-Илецкка киткән автобус юлда ватылып ята, дигән хәбәр таралды. Транспорт чарасында ял итергә баручы 44 пассажир булган. Интернетка хәбәрне алар элгән. "24 сәгать буе инде юл өстендә утырабыз, безгә бер ярдәм итүче дә юк. Ялга җибәргән компания дә телефоннарын алмый. Монда салкын, балалар елый", - дип язган...
-
18 август 2017 - 05:58Татарстанда гөмбә белән агулану очраклары ике тапкырга артканТатарстанда гөмбә белән агулану очраклары ике тапкырга арткан. Республика буенча Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка Казанда 17 очрак теркәлгән - 17 зыян күрүче бар. Татарстан буенча - 31 очрак, зыян күрүчеләр - 33. Уузган ел шушы ук вакыт эчендә...
-
18 август 2017 - 05:45Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыкканЧаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге хәбәр итә. Юл фаҗигасе Халыклар дуслыгы проспектында килеп чыккан. «Ашыгыч ярдәм» Хәсән Туфан проспекты ягыннан Академик Королев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән.
-
18 август 2017 - 05:38Антарктидадан кайткан Коръән Мәккәгә киттеХаҗга киткән Коръән - уникаль, чөнки ул әлегә кадәр Көньяк Полюста булып кайткан бердәнбер Коръән. Изге җирләрдә хаҗ 18 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм әлеге Коръәннең икенче сәяхәте булачак. Кайту белән ул Ислам музеена кире биреләчәк. Бу Коръән белән бергә Мәккәгә Татарстан Диния нәзарәте әзерләп бастырган Коръән дә...